“Гаделлек бармы?” дигән сорауга җавап таба алмыйча, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин үзем Татарстанда туып-үстем. Тормыш юлым сыер савучылыктан башланды. Кияүгә чыкканчы унбиш баш тана бозаулатып саудым. Бала тугач, анда эшкә бармадым инде, чөнки кулларым бик каты шешә, авырта башладылар.
Аннан Татарстан шикәр чөгендере үстерә башлады. 5,5 гектар чөгендер эшләтәләр иде. Ярый, җәен ничек тә эшлисең әле. Ә көзләрен, 15 ел буе, аякка резин итек киеп, карлы яңгырлар яуганда чөгендер алырга туры килде. Шул эзсез калмады. Төннәр буе аякларымны кочаклап, елап утырам. Даруга гына да күпме акча китә бит. Беләм, сез миңа ярдәм итә алмыйсыз инде, йөрәгем әрнегәнгә генә язам.
1980 елда без Куйбышев өлкәсенең Чаллы Баш авылына күчендек. Анда 4 елым инкубаторда эшләп үтте, аннан тагын сыер савучы булырга туры килде. Хәзер шул елларны исемә төшерәм дә елыйсыларым килә. Без бит балаларыбызның үскәнен дә күрмәдек. Ике атнага бер ял көне тисә, балалар бүген бездә бәйрәм диләр иде.
Алны-ялны белмичә эшләп, 4 бала үстердек. Зур малаем Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә хезмәт итеп, ашказаны җәрәхәте алып кайтты. Икенче улым Чернобыльдә радиация нурланышына эләкте. Кулына бала алып сөяргә дә тилмереп узды гомере.
Миңа балалар үстергән өчен дә акча түләмәделәр. Имеш, кемнең пенсиясе 13 мең, аларга бала өчен түләмиләр, дип җавап бирделәр. 15 ел элек, ирем үлгәч, аның пенсиясе күбрәк булганлыктан, тагын эзләп бардым. Дөрес, беренче айны 250 сум акча килде, ә икенче айда — 120 сум гына. Ник болай соң бу дигәч, синең үзеңнең пенсияң дә бик яхшы диделәр. Шулай булгач, алыгыз ул 120 сумыгызны, миңа ул кирәкми дип, ике мәртәбә бардым. Алмадылар. Шушы 120 сум аркасында миңа колхозчыларга кушылган акча да бирелмәде.
Кая монда гаделлек?
М.Г. ХӘЛИУЛЛИНА.
РЕДАКЦИЯДӘН:
“ПЕНСИЯ. Знайте свои возможности” сайтында болай язылган: 2019 елның 1 январеннан башлап, авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга иминият (страховой) пенсиясен ике төрле юл белән күтәрергә мөмкин.
Беренчесе ”Пенсияне инфляциядән күбрәккә индексацияләү” (Индексация пенсии выше инфляции) дип атала. Аның буенча 2019 елның январенда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе бер мәртәбә 7,05 процентка күтәрелде.
Икенчесе — “Пенсиянең үзгәрми торган өлешен 25 процентка күбәйтү” (Увеличение фиксированной выплаты к пенсии на 25%). Бу өстәмә элек тә каралган булган. Тик илнең икътисади хәле начар булу сәбәпле, 2017 елның 1 январеннан ул туктатылып торган. 2018 елның октябреннән бу канун кабат гамәлгә кайтарылган. Шулай итеп, 2019 елда авыл хуҗалыгында эшләү стажы 30 елдан арткан кешеләргә, профессияләр исемлеге буенча, бу өстәмәне алырга мөмкин булачак. Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк, Дәүләт Думасы бу канунга үзгәрешләр кертү буенча закон проектын тикшерә. Ул тормышка ашкан очракта, колхозчы пенсиягә чыккач авылда яшәмәсә дә була.
Просмотров: 928