Яз килә, яз килә -
Шатланабыз һәр көнгә.
Сандугач та кайтып сайрар
Моңлы шатлык көенә.
Апрель ае килү белән
Карлар эри, боз китә.
Озатабыз ул бозларны,
Учак ягып өстенә.
Тупли башым, суың тарта
Бөтен кош-кортны язын.
Сүнмәс мәхәббәтләр туа
Нигезләреңдә синең.
Яшәрәбез язлар җиткәч,
Күңел тарта болынга.
Сайрый кошлар, учак яна
Кичке инеш буенда.
Тупли буйлары бик матур
Сызылып таңнар атканда.
Күңелемнән моңнар чыга
Өзелеп сагынганда.
Шигырь сүзен моңга салып,
Җырлыйбыз һәр концертта.
Онтылмаслык булып калсын
Язлар безнең күңелдә.
Үпкәләмә, зарланмыймын,
Сине сагына күңел,
Тупли башым, һәркөн төшәм
Тыңларга суың моңын.
Ничек сагынмыйсың инде
Аккан чишмә суларын.
Туган авылым, синдә моңым,
Синдә — яшьлек елларым!
Вил МОСТАФИН.
Тупли авылы,
Елховка районы.
Просмотров: 1164