Бөркет булмый таусыз, кыясыз…

гаряевыГаилә сүзенең йомшак яң­гырашы гына да җылы учак, тәрәзәдәге ут кебек үзенә тартып тора сыман. Гаилә никадәр нык булса, йорттан сирпегән нур да көчлерәк һәм ышанычлырак булып тоела. Анда берсен-берсе яраткан, саклаган, назлаган, кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яшәвенә шикләнмисең.

Пар канаты белән бергә сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп, яшәүче гаиләләр бик күп. Иске Ярмәктә андый кешеләр кем дип сорасалар, беренче булып күз алдыма Нәгыймулла Насыйбулла улы һәм Зәлифә Зөфәр кызы Гәрәевләр гаиләсе килеп баса.

Алар яшәгән өйнең капкасыннан килеп кергәч тә, чис­талыкка һәм пөхтәлеккә тап буласың. Өй генә түгел, ка­рал­ты-куралар да, хәтта бакчадагы теплицалар, түтәлләр дә зәвык белән эшләнгән, артык үлән, чүп-чар һич таба ал­массың анда. Җәй айларында йорт шау чәчәккә күмелеп утыра.

Ә мин аларга март аенда барып чыктым. Әле бакча утыртырга иртәрәк булса да, Зәлифә апаның тәрәзә төпләрендә помидор, болгар борычы һәм төрледән-төрле чәчәк үсентеләре шаулап үсеп утыралар. Димәк, быел да Гәрәевләр йорты гөлбакча кебек чәчәккә төренеп утырачак. Юкка гына алар авыл, район һәм өлкә күләмендә “Ветеран йорты” бәйгесендә җиңүче булып танылмадылар бит!

Уйлап карасаң, яшь тә түгелләр инде. Нәгыймулла абыйга апрельдә 78 яшь тула. Әмма аның кыяфәтенә, хәрәкәтчәнлегенә карап, үз яшен һич тә бирә алмыйсың. Сөбхәналла, күз тия күрмәсен, диясе генә кала.

Ул таңнан торып бертуктаусыз эшли, бервакытта да кул кушырып утырмый. Бер карыйсың — намаздан кайтып килә, икенче карыйсың — мәктәп балалары белән очраша, урманга чыксаң, анда да ул — авылдашлары белән бер­лектә чишмәләрне торгызу уе белән йөри. Гомумән, Ярмәк кешеләре уңган халык. Нәгыймулла Насыйбулла улы шундыйлардан.

гаряевы

Әтисе сугышта вафат булгач, малайга иртә кул арасына керергә туры килә. Әнисенең беренче ярдәмчесенә сугыш ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да, йорт эшләренең авырлыгын күбрәк татырга туры килә. Аның каравы, армиягә китәргә вакыт җиткәндә Нә­гыймулла уңган, җитез егет булып җитешә һәм аны диңгез флотына алалар. Егет хәрби су асты көймәсендә мичман дәрәҗәсендә хезмәт итә һәм, 25 еллык хезмәтен тутырып, отставкага чыга. Стажын санасаң, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүнең бер елы икегә саналып, ул Бөек Ватан сугышы ветераны категориясенә тигезләшә икән.

Су асты көймәсендә Нә­гыймулла абый пешекче, диңгез термины белән әйтсәк, кок булып эшли. Белемен үстерү өчен укып кайткач, үзе дә матросларга аш-су әзерләү осталыгын өйрәтә.

Шунысы игътибарга лаек: ул хезмәт иткән елларда мичман Гәрәевның әнисе Сәлимә апага флот командованиесеннән еш кына рәхмәт хатлары килеп тора иде. Камчатка ярым­утравының һәм Куйбышев өлкәсе газеталары бит­лә­рендә дә Нәгыймулла Насый­бул­ловичны мактап язылган мәка­ләләр даими басылып тора. Алар хәзер дә гаилә сандыгында истәлек булып сакланалар.

Хәрби хезмәт еллары артта калган җитмешенче елларда Нәгыймулла Гәрәев тормыш иптәше Зәлифә апа һәм балалары белән Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәренә барып төпләнә. Зәлифә ханымның айлар, еллар буе тынгысыз диңгез ярында тормыш иптәшен көтеп үткәргән вакытлар артта кала. Уңган, булган, пөхтә хатын, лаеклы ялга чыкканчы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инде үзенең балалары үсеп җитеп, үз тормышларын коргач, оныкларны сөяр вакыт җитә.

Сиксәненче еллар башында Еманжелинск мөэмин-мөселманнары энергиясе, дәр­те ташып торган вөҗданлы мичманга дини җәмгыять булдыру, аның эшен оештыруны йөклиләр. Нәгыймулла оешма рәисе вазыйфаларын намуслы башкара, дип әйтүе генә ансат ул. Үзгәртеп кору еллары башында мөселман җәмгыятен оешма итеп рәсмиләштерү генә дә ни тора иде бит! Аннан да зуррак мәсьәлә — гыйбадәт йорты салу. Бик күп айлар шәһәр түрәләренең бусагаларын таптый-таптый, завод-шахталарның юлларын кайчан җәяү, кайчан велосипедта гизә-гизә, Нәгыймулла абый акча юнәтә, һәм, ниһаять, бабайлар белән берлектә бер йорт сатып алуга ирешәләр. Берничә елдан Еманжелинск мөселманнары һәм оешма рәисе мәчет төзүгә керешәләр. Озак та үтми, мәчет тә калкып чыга, һәм мөселманнар, гыйбадәтханәдә намазларын укып, җыелышлар үткәреп, киңәшеп эшләп, матур гына яши башлыйлар.

- Нәгыймулла Гәрәевнең тынгысыз холкы, укымышлылыгы, тырышлыгы булмаса, без мәчет төзү эшләрен башкарып чыга алмас идек. Безнең рәис булдыклы, — дип бик шатланып мәчеткә йөри Еманжелинск бабайлары. Шулай ук татар-башкорт яшьләре дә дингә тартыла башлый. Нәгыймулла абыйның дини җәмгыять өчен куйган көче турында бик күп сөйләп булыр иде. Ләкин ул газета битенә генә сыймас, дип уйлыйм.

Туган як туфрагының тарту көче Гәрәевләрне 2003 елда туган авылларына кайтара. Олыгайган көннәрендә туганнар, авылдашлар арасында булу — зур бәхет дип исәпләп, җыйнак кына йорт сатып алалар һәм, аны төзекләндереп, матур гына яшәп тә китәләр.

Зәлифә апа да Ярмәк кызы бит. Матрос Гәрәев ялга кайтканда аның күңеле җете зәңгәр күзле, бөдрә толымы биленнән дә озынрак булган Зәлифәгә төшә. Кыз да ошата егетне. Яратмаса, җир читенә кадәр ияреп китәр идеме икән? Менә шулай, мәхәббәткә нигезләнгән гаилә бүгенге көндә туган авылында яши, динне тотып, гореф-гадәтләрне саклап, туганнарына, дусларына кунакка йөреп, җәмгыять эшләрендә катнашып, авыл тормышыннан ямь табып яшәп яталар. Сабан туйларында, чаңгы ярышларында хезмәт ветераны Нәгыймулла абый, тормыш иптәше Зәлифә апа һәм авылның аш осталары зур казаннарда аш, пылау пешерәләр. Бу Нәгыймулла абыйга берни дә түгел, ке­шеләрне ашату — аның күңеле сөйгән эш бит ул. Тансык кына.

Язмамның геройлары бер дә кайгы-хәсрәт кичермәгән, гел яхшы тормышта яшәгәннәр, дип уйлаучылар булыр. Юктыр шул. Һәр адәм баласына Аллаһы Тәгалә сынауларны өеп бирә. Гәрәевләр да кыенлыкларны, күченеп йөрүләрне, хәрби тормыш авырлыкларын, югалтуларны һәм хәсрәтләрне күп күргәннәр. Ләкин аның саен сабырлык, авырлыкларны җиңә белү сыйфатлары ныгый гына барган. Аларның тормыш сөючәнлеге сүнмәсен, ки­ләчәктә тик исәнлектә, җан тынычлыгында яшәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено