Кеше гомере чиксез түгел икән,
Бер мизгелдәй үтә дә китә,
Әмма гомерең дөрес юлда үтсә -
Гасырларга да барып җитә ул.
Шул гомерне дөрес яшәү өчен
Ниләр җитми икән кешегә?
Ниләр эзли адәм балалары?
Кайчан аны таба — төшенә?
Бер Аллаһым изге күңел бирсә,
Кеше гомере туры үтәчәк.
Яхшы ният белән тормыш көтеп,
Бәхет-сәгадәткә җитәчәк.
Гомерләрнең актык көненә чак
Аллаһыдан ярдәм сорасак,
Һич ташламас безне Илаһыбыз,
Азан тавышларын тыңласак.
Бабай-әбиләрнең тәҗрибәсе
Күңелләргә кереп уелган.
Алар гомере безгә тапшырылган,
Фани дөнья шулай корылган.
Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1057