“Бердәмлек” газетасы укучыларыбызга барып җиткәнче озын юл үтә. Хәбәрчеләребез әзерләгән мәкаләләрне корректор, җаваплы сәркатип һәм редактор тикшереп чыкканнан соң, верстка операторы аларны компьютерда газета битләренә “сала”. Җомга көн басманың электрон вариантын редакция типографиягә җибәрә, ә аннан әзер газета почта бүлекләренә китә. “Типографиядә газетабызны ничек бастыралар икән? Аның өстендә кемнәр эшли?” дигән сораулар безне күптән кызыксындыра иде. Ниһаять, хезмәттәшләребез белән якыннан танышырга насыйп булды.
Типографиядә безне бик җылы каршы алдылар. Оешма җитәкчесе Владимир Полуянов белән исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул безне администратор Венера Хәлимова белән таныштырды. Нәкъ шушы мөлаем милләттәшебездән “Бердәмлек” газетасының типографиядәге “тормышы” башлана да икән. Ул берничә көн алдан редакциягә шалтыратып, газетаның ничә данә булып чыгасын, кушымтасы булу-булмавын ачыклап, заказ номерын җибәрә. Ә җомга көнне Венера ханым газетаның электрон вариантын алып, типография хезмәткәрләренә аның тиражын, нинди кәгазьдә бастырылуын һәм башка мәгълүматларны бирә.
Бу типографиядә Самара өлкәсе генә түгел, Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан да 50дән артык газета-журналлар бастырыла. Редакцияләрнең һәрберсе белән элемтәдә торып, басманың укучыга вакытында барып җитүендә Венера Касыйм кызы да зур роль уйный. Ул офистагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне башкарырга да җитешә: бертуктаусыз шалтыраган телефонга да җавап бирергә өлгерә, кәгазь эшләрен дә алып бара, канцелярия товарларын сатып алу белән дә шөгыльләнә. Бер сүз белән әйткәндә, директорның уң кулы ул.
- Коллективыбыз әллә ни зур булмаса да (60ка якын кеше), без бер гаиләдәй тату яшибез. Арада милләттәшләребез дә бар. Мәсәлән, станоклар көйләүче Марат Имаев, машина йөртүче Наил Шабаев, йөк ташучылар Константин Арсланов, Марат Бадамшин, заказларны кабул итеп, җибәреп торучы Венера Вәлиева, бастыручы укучысы Илгиз Шәрифуллин… Хәтта баш технологыбыз Светлана Мелешинаның әнисе дә татар. Мин газетаның макетын нәкъ аңа җибәрәм, — дип сөйләде Венера ханым.
Светлана Григорьевна да шактый тәҗрибәле белгеч булып чыкты. Егерме ел хезмәт стажы Самараның Матбугат йортында үткән, соңгы 14 елда шушы типографиядә эшли.
- “Бердәмлек” газетасы белән ун елдан артык нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барабыз. Аны һәм башка газеталарны (“Волжская коммуна”, “Гудок” кебек федераль дәрәҗәдәге басмалар да биредә чыга) сыйфатлы итеп бастырып, укучыларга вакытында тапшыру өчен типография хезмәткәрләре күп көч куялар. Сирәк кенә ниндидер җитешсезлекләр булса да, аларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз, — дип сөйләде ул.
Светлана Мелешина типография буйлап экскурсия уздырырга тәкъдим иткәч, без бик теләп ризалаштык. Менә техниклар бүлмәсе. Компьютерлар артында бүлек мөдире Дмитрий Хорошавин һәм берничә оператор утыралар. Алар редакция җибәргән ПДФ файлларны компьютерда җентекләп карыйлар, сыйфатын тикшерәләр. Бар да тәртиптә булса, машинада бастыру өчен әзерлиләр (бу процесс “спуск” дип атала икән). Аннан бастыру формалары тикшерелә. Әгәр ватык урыннары булса, алар газета битләрен тырнарга, ертырга мөмкин, шуңа андыйларны яңага алыштыралар. Барсы да тәртиптә булган очракта гына булачак газетаны бастыру цехына җибәрәләр. Анда мастер һәм бригадир буяу, кәгазь тыгызлыгы технологиягә туры килү-килмәвен, газета битләренең тәртибен, исеменең дөрес язылышын тикшерәләр. Шуннан соң газета басмага китә.
Цехта басма җиһазларыннан читтәрәк торган зур-зур кәгазь төргәкләре күзгә ташланды. “Безгә кәгазь шушы форматта китерелә. Ул берникадәр вакыт типографиядә сакланып, шушы һава шартларына яраклаша. Цехта билгеле бер температура, дымлылык сакланганда гына кәгазь тиешле сыйфатын югалтмаячак”, — дип сөйләде Светлана ханым. Авыр рулонны махсус машинага беркетеп куялар, ә ул, газета бастырылганда, кәгазьне өскә таба “куа”, дистәләгән валлар һәм роликлар аңа хәрефләр һәм рәсемнәр төшерә. “Без беркайчан да арзан бәяләр артыннан кумыйбыз. Бөтен җиһазлар югары сыйфатлы. Буяуларның да иң яхшыларын, хезмәткәрләребез сәламәтлеге өчен зарарсызын сайлап алабыз.
Газета битләрендә буяу бик тиз кибә. Ә менә төсле ялтыравыклы журнал битләрен махсус машинада “киптереп” алабыз”, — дип дәвам итте баш технолог.
Милләттәшебез Илгиз Шәрифуллин да шушы цехта эшли икән.
- Типографиягә эшкә дустым алып килде. Әлегә мин укучы гына, бастыручыга ярдәм итәм, булачак һөнәремнең серләрен үзләштерәм. Киләчәктә разряд алып, карьера буенча үсәргә мөмкинлек бар. Биредә хезмәт хакы да югары, эшләп була, — дип хезмәте белән канәгатьлеген белдерде егет.
Бастырылган газета аралау бүлегенә китә. Анда аны редакция заявкасы буенча аерып, төрле җирләргә — почтаның экспедиция бүлегенә, редакциягә җибәрү өчен әзерлиләр. “Гомумән, эшнең һәр этабын контрольдә тотабыз. Хезмәткәрләребез тәҗрибәле, аларга тегендә бар, моны эшлә, дип өйрәтеп торасы юк, үз хезмәтен барысы да яхшы белә, һәр минутның санаулы булуын аңлап эшлиләр. Газеталарны бер минутка соңга калып җибәрдең исә, ул почта бүлекләренә вакытында барып җитми, укучылар басманы соңга калып ала. Димәк, партнерларыбызны уңайсыз хәлгә куячакбыз. Ә безгә аларның һәркайсы кадерле. Шуңа атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшлибез”, — дип экскурсияне тәмамлады Светлана Григорьевна.
Типография эшчәнлеге, аның кешеләре белән якыннан танышу, һичшиксез, кызыклы булды. Моңа кадәр дә ике арада элемтә нык иде. Хәзер инде бу дуслык җепләре тагын да ныгыр, дип өметләнәбез.
“Оптима-Принт” типографиясе җитәкчесе Владимир Полуяновны һәм барлык хезмәткәрләрен шушы көннәрдә билгеләнеп үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1190