Тукай туган көн һәм Туган тел көненә багышланган чаралар ПРОГРАММАСЫ билгеле (Казан, Арча)

news_25220Габдулла Тукай туган көнгә һәм Туган тел көненә багышланган, Татарстан язучылары катнашында узачак чараларда Башкортстаннан, Чувашстаннан, Удмуртиядән, Карачай-Черкессиядән килгән каләм ияләре дә катнашачак.

26 – 27  апрельгә тәгаенләнгән чаралар программасы түбәндәгечә:  

Казан  

26.04. 2019 /09.00 –  Тукай скверында Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу.  

26.04.2019/ 12.00 – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры яны. Тукай һәйкәле янында Шигьрият бәйрәме.  

26.04.2019/ 15.00 – «Казан-Экспо» күргәзмәләр комплексында Г.Тукай туган көнгә һәм Туган тел көненә багышланган тантана.  

Арча  

27.04.2019/09.45 – Тукайның туган ягында – Арчада кунаклар каршылау  

27.04.2019/10.30 – Кырлай авылында бәйрәм тантанасы  

27.04.2019/12.00 –  Кырлайда Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу  

27.04.2019/12.15. – Кырлайда Г.Тукай музеенда экскурсия  

27.04.2019/ 13.20 – Кырлайда Сәгъди йортында экскурсия  

27.04.2019/15.30 – Кушлавыч авылында Г.Тукай музей-йортында экскурсия  

27.04.2019/17.15 – Г.Тукайның әтисенең каберен зиярат кылу. 

matbugat.ru

Просмотров: 1370

Один комментарий

  1. Э мин 25.04.19 Казанда Тукай музеенда булдым. Куптэнге хыялымны тормышка ашырдым. Укучы балаларга кушылып » Туган телне» яттан сойлэдем; укучы балалар кычкырып сойлэсэлэр, мин аларнын Тукай шигырьлэрен белгэннэренэ куана- куана кунелемнэн сойлэдем. Гомумэн музейда йоргэндэ кузлэремэ яшь килеп, кочкэ тыелып йордем. Тукайнын битлеген, кэлэпушен карап озак кына уйланып тордым.