Якты хатирәләр

DlD3-PeXsAIhvLDҖәй көнендә яшел чирәм буйлап
Бала-чага чаба туктамый.
Әнә каз бәбкәсе үлән чүпли,
Шул чакларны кеше онытамы?
 
Ничек онытылсын бала чаклар?
Гөрләп торган авыл урамы.
Ямьле гармун тавышы, кичке уен -
Ишетелә моңлы җырлары.
 

Шул җырларны тыңлап торасың да
Күпме әйтелмәгән сагыш ишетелә.
Җырлар аша килгән мәхәббәтләр
Чакыра да безне шушында -
 
Моңга тулы туган авылыңа,
Кайда үткән синең балачак,
Кайда чын бәхетне син тойгансың,
Күңелләреңдә мәңге калачак.
 
Балачак, мөгаен, үтмәгәндер,
Без узганбыз аның юлларын.
Бүген дә ул безне чакыра күк
Хатирәләр аша сузып кулларын.

Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено