Похвистнево районының Гали авылы халкы изге Рамазан аен сагынып, сөенеп, олы кунак итеп каршы алды.
Халкыбыз 24 сәгать буена умарта кортлары кебек гөж килә. Сәхәр ашап, намаз укыйлар да эш белән шөгыльләнәләр: чәчәләр, утыйлар, өлгергән яшелчәләрне (кыяр, помидор, суган, чәчәк) базарга илтеп саталар. Ул арада ифтар вакыты да җитә. Тәравих намазына халык 4 мәчеткә дә йөри. Укучы балалар да, хатын-кызлар да намазга җыелалар. Намаз алдыннан имамнар вәгазь сөйлиләр, сорауларга җавап бирәләр. Микрофон аша авыл өстенә моңлы тәравих зикере тарала. Һәрбер мәчеттә Коръән хәтем укыла. Кадер кичәсенә кадәр Коръәнне тулысынча укып чыгарга һәм багышларга сүз куштык. Коръән-хафиз Әбделвахит — югары оч мәчетендә тәравих намазыннан соң, Наил хәзрәт урта мәхәлләдә — өйлә намазыннан соң, Юныс хәзрәт 4нче мәчеттә — тәравих намазыннан соң, ә өченче мәхәлләдә шәкерт Наим икенде намазыннан соң ахшам намазына кадәр Коръән сүрәләрен укып, авыл өстенә нур сибәләр. Өйгә кайткач, һәр мөселман тәүбә-истигъфар кыла, тәсбих, зикер әйтә, догада була, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытын каршы ала.
Рамазан ае ул — сабырлык ае. Уразада булган кеше, һичшиксез, Аллаһы кушса, бәрәкәтле тормышка, уңышка ирешер, сәламәтлеген арттырыр, шатлыкка ия булыр һәм борчылулардан, авырлыклардан котылыр.
Рамазан аенда икенче ел инде мәдрәсәдә һәр көнне хатын-кызлар өчен Коръән уку дәресләре оештырыла. Гамбәр абыстай Баһаутдинова шәкертләренә шундый максат куйды: Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча уку, мәгънәсен аңлау һәм төшенү. Һәр көнне кагыйдәләрне кабатлыйбыз, һәр сүрәнең кайда иңгәне, кыскача эчтәлеге белән танышабыз, Пәйгамбәрләр кыйссасын укыйбыз, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.с.) салаватлар әйтәбез. Изге китабыбыздан китерелгән “Раббәнә”ләрнең кайсы сүрәдә китерелгәнен аңлап, кайсы очракта кулланырга тиешлегенә төшенеп барабыз. Бөек “Әл Мөлек” сүрәсен, һәр көнне берәр аять өстәп, ятлыйбыз. Коръән хәтем чыгуга 30 аятьне дә истә калдырырга тырышабыз. Чөнки Рәсүлебез әйтеп калдырган: “Һәрбер мөселманның йөрәгендә “Тәбәракәлләзи” сүрәсе булса иде”, — дигән. Дәрес ахырында Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт догасы кылабыз, ике дөнья өчен дә изге теләкләр телибез. Армый-талмый безнең күңелләрне агарту, дини белемебезне арттыру өстендә эшләгәне өчен Гамбәр абыстаебызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы елларда тагын да күбрәк җыелып, бергә-бергә Рамазан, Мәүлид, Корбан айларын ямьле һәм нәтиҗәле итеп үткәрергә насыйп булсын. Әмин.
Ифтар табыннары да ямьле уза. Быел аерым гаиләләр дә, берничә гаилә җыелышып та, төркем-төркем шәкертләр, мәхәлләләр табыннар көйләделәр. Ай буена мәдрәсә бинасы гөрләп яшәде. Өйдән чыгып йөри алмаган, балалары читтә булган ялгызларга, мохтаҗларга Гает бәйрәме алдыннан хәлләрен белеп, күчтәнәч тарату да булачак, Аллаһы кушса.
Мәдрәсәнең яңа ректоры Фидаил Нураев мәдрәсәнең эчен дә, тышын да төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Шәкертләр, мәктәп укучылары арасында укыту һәм тәрбия эшләрен оештыруда яңа юнәлешләр, чаралар кулланалар. Мәдрәсә мөгәллимнәре уку елы буена, ай саен мәктәпкә барып, һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Балаларга, укытучыларга дини китаплар бүләк иттеләр. 1 июньнән башлап мәдрәсәдә җәйге ял оештырылачак — ир балалар иртәнге якта, кыз балалар төштән соң шөгыльләнәчәкләр.
Чыгымлы эшләрне оештыруда авылның уңган егетләре ярдәм кулы суза.
Изге Рамазан ае һәркемнең йөрәген пакьләсен, иман нуры өстәсен, тоткан уразаларыбыз, Аллаһыдан үтенеп сораган барлык теләкләребез кабул булсын иде.
Хөрмәтле авылдашларым! Мәдрәсә ишеге бөтен кешегә дә ачык. Һәр килгән кешене мөгәллимнәребез, сөенеп, рәхмәтләр әйтеп, каршы ала. Яшьләр! Көчегез, сәламәтлегегез һәм хәтерегез яхшы вакытта мәдрәсәгә ашыгыгыз! Авылыбызда мәдрәсә булуының зур бәхет икәнлеген йөрәгегез белән аңларга тырышыгыз. Үзегез дә килегез, сабыйларыгызны да китерегез. Аларның иң сәләтле вакытлары. Ихласлык белән Аллаһы юлында йөргән кеше бервакытта да мәхрүм булмый: эшендә дә, гаиләсендә дә уңышларга ирешәчәк. Дөньяга күңел күзегезне ачып карасагыз, андый гаиләләр саны күбәйгәннән-күбәя барганын аңларсыз!
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Просмотров: 1390