В Казани определили четыре площадки для празднования Сабантуя, главной из которых станет Березовая роща в поселке Мирный. Об этом сообщает портал мэрии столицы Татарстана.
Жителей и гостей города приглашают отметить татарский народный праздник 23 июня. В Березовой роще с 9:30 развернется несколько зон, где организуют игры, мастер-классы, ярмарку изделий ручной работы и спортивные состязания. Развлекать пришедших будут восходящие звезды эстрады и лучшие творческие коллективы Казани и Татарстана.
В это же время народные гулянья развернутся в поселке Дербышки и на озере Лебяжье. С 14:30 в честь Сабантуя в международном конно-спортивном комплексе «Казань» стартуют скачки, затем состоится праздничный концерт с участием звезд татарской эстрады.
* * *
Татар халык бәйрәме Сабан туе 23 июнь көнне Казанда дүрт мәйданчыкта оештырыла. Төп бәйрәм урыны Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта була. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасы Каенлыкта берничә мәйданчыкта узачак. «Тамашачылар өчен эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», — диелә хәбәрдә.
Теләге булганнар спорт ярышларында катнаша ала, ә Сабан туеның иң төп чараларыннан берсе — көрәш була.
Авыл ишегаллары күргәзмәләрендә кунаклар татар халкының көнкүреше һәм кәсепләре белән таныша алачак. Көн дәвамында аттракционнар һәм мастер-класслар белән балалар мәйданчыгы эшләячәк. Каенлыкта бәйрәм 9 сәгать 30 минутта башлана.
Шул ук вакытта бәйрәм Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә узачак. Биредә кунаклар өчен концерт программасы әзерләнә. Анда республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар уза, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырыла.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексында Сабан туе уңаеннан ярышлар 14 сәгать 30 минутта башлана. Башкала халкы һәм кунаклары татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын һәм ат чабышларын карый ала.
Просмотров: 855