Әле дә син бар, кызым!

Социалка от Фани

Зөлфия Хәсәншина (уртада) Әминә апа Гафиятуллина һәм Әбүзәр ага Махметов белән сөйләшеп тора.

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Олылык чоры. Ул һәркемгә дә килә һәм аны берничек тә атлап үтеп булмый. Куллар-аяклар йөрми, чирләр иярә, гади генә эшне эшләү дә кыенлаша. Җитмәсә, балалар да ерак җирләрдә гомер итәләр, туганнар да гел-гел синең яныңда утыра алмыйлар, күршеләр дә сирәк керә  — һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, дигәндәй.  Җил-җил атлап килүче социаль хезмәткәрне күргәч кенә, моңаеп утырган әби-бабайларның өендә кояш чыккандай була. Картлык көнеңдә балаларыңны, туганнарыңны алыштырган сердәшең, киңәшчең, ярдәмчең булып беткән социаль хезмәткәрең булу — зур бәхет икән ул.

«Әби, бабай, хәлләрегез ничек?» — диюгә дөньялар яктырып киткәндәй, чирләр онытылгандай булып тоела.

- Әле дә син бар, кызым! Даруларым да беткән, ипи дә искергән, чәй эчәргә сөт тә юк. Кибеткә барып килерсең инде. Тукта, тукта ашыкма!  Бүген никтер күңелем тыныч түгел, әллә яңгыргамы? Балаларым белән ул-бу булмагае… — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кызы урынына күргән хезмәткәр әби янына утыра да, кулын сыпыргалап, тынычландыра, бераз сөйләшә, аннары сумкасын ала да кибеткә китә, кайткач, идәннәрен сөрткәли, бакчасын әйләнеп чыга… Әлбәттә, ул социаль бүлек кушканны гына эшләми, күңеле белән картларның халәтен тоеп, кайчакта эш эшләүдән бигрәк сөйләшеп утыруы яхшырак дип, чәй янына коймак тугларга тотына, шул арада олыларның эч серләрен тыңлый, юктан да тулып киткән күңелләрне юата, дәвалый, даруын каптыра…

Камышлы социаль бүлеге хезмәткәре Зөлфия Закир кызы Хәсәншина шундый ялгыз әбиләрне, бабайларны 26 ел буена карап, тәрбияләп тора. Аның атлап йөрүе җитез, сөйләшкән сүзе күңелгә май булып ята. Йомшак күңеленә бөтен дөнья серен түкми-чәчми җыеп баручы Зөлфия, бер карасаң, үзе дә яшь түгел бит инде, олылык чорына кереп бара. Шулай да аның карамагында тугыз кеше. Һәрберсенең эшен эшләп, йомышын йомышлап, күңелләрен күреп тор әле! Тик ул бервакытта да зарланмый, моңаймый. Сораша башласаң, тик елмая гына…

Зөлфия Хәсәншина (уртада) Әминә апа Гафиятуллина һәм Әбүзәр ага Махметов белән сөйләшеп тора.Зөлфия Хәсәншина (уртада) Әминә апа Гафиятуллина һәм Әбүзәр ага Махметов белән сөйләшеп тора.

Зөлфия Хәсәншина (уртада) Әминә апа Гафиятуллина һәм Әбүзәр ага Махметов белән сөйләшеп тора.Зөлфия Хәсәншина (уртада) Әминә апа Гафиятуллина һәм Әбүзәр ага Махметов белән сөйләшеп тора.

Ә ул бит үзе дә бик күп кыенлыклар күрде. Зөлфия Хәсәншина — Татарстанның Бау­лы якларында туып-үскән. Повар-кондитер һөнәрен үз­ләш­тергәннән соң белгечлеге буенча эшләми,  КамАЗ заводына барып урнаша һәм станок артына баса. Шунда Идрисен дә очрата. Менә ничек була бит! Машина запчастьләре алырга килгән егет, узып баручы Зөлфияне күрә дә шакката. Чибәр, төз гәүдәле кыз авыр тимерләрне җилтерәтеп ташый. Егет, әлбәттә, аңа сүз куша һәм берничә ай очрашып йөргәннән соң, Идрис Мирзаһит улы кәләшне Камышлы якларына алып китә. Бер ел да үтми, Зөлфия тупырдап торган малай  таба. Яшьләр улларын сөеп, яратып Азат дигән матур исем кушалар.

Көтмәгәндә Идрис вафат була. Япь-яшь ирен соңгы юлга озаткан Зөлфия нишләргә белми. Кулында яшүсмер баласы, йортта салынып бетмәгән өе, төзелмәгән каралты-куралары… Юк, китәргә, монда миңа бәхет тәтемәс, дигән уйлар да килә башына. Ә 14 ел бәхетле тормышы әрәмгә китсен мени? Ул китмәде, калды.  Иренең тире тамган нигезне ятим итә алмады. Әкренләп өен дә төзеп бетерде, улын да үстерде. Хәзер инде Азат — әнисенең ярдәмчесе, ныклы терәге. Шуларны уйлыйсың да, көчле рухлы, тәрбияле, туг­ры хатынга сокланып туя алмыйсың. Чын татар хатыны шундый буладыр ул, диясе генә кала.

…Олы кешеләрне карау ансат түгел. Алар бала кебек, ярдәмгә мохтаҗ булсалар да, холыклары җиңел түгел, һәрберсенең йөрәгенә ачкыч табып, җайлап, көйләп, дус булу өчен, зур түземлек кирәк.

Зөлфия ханым бу эштә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган, чын профессионал дәрәҗәсенә күтәрелгән. Җитәкчеләрдән дә, үзе караган әби-бабайлардан да рәхмәт сүзләре генә ишетә, хез­мәттәшләре аны хөрмәт итәләр, ә яшьләр үрнәк ала.

Зөлфия Закир кызын һәм барлык социаль хезмәт­кәрләрне профессиональ бәй­рәмнәре бе­лән тәбрикләп, озын гомер, исәнлек, уңышлы көннәр телибез. Аларның изге, мактаулы эшләре, халыкка кирәкле хезмәтләре киләчәктә дә сак­ланыр һәм киңәер, дигән өметтә калабыз.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено