Әтиләр көне — июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр.
Әтиләр көне — июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр.
Хәзер татар җырчылары һәр яңа җырга клип төшерергә остардылар. Арада ниндиләре генә юк! Яшьләр клибында мәхәббәт, аны югалту, сагыну — төп тема. Гаепләп тә булмый, яратып, яратылып яшәр чаклары. Япь-яшь кеше тормыш авырлыклары, ялгышулар, яшәү мәгънәсе, үлем турында җырламас бит инде. Татарча клиплар арасында бик мәгънәле, уйландыра торганнары да шактый. Бу арада радиодан да, татар телевидениесеннән дә Виталий Агапов башкаруында “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җырны еш тапшыралар. Вакыт үзенекен итәме, дулкынланып тыңлыйм мин бу җырны. Үзеннән-үзе күзләрем яшь белән томалана. Клипның сценарие да бик уйлап язылган, эчтәлеге тәрбияви. Әйе шул, дөнья, мал артыннан куып, иң якын кешеләребез — әти-әниләрнең хәлен белергә, сөйләшергә, ике-өч авыз сүз әйтеп, күңелләрен тынычландырырга да вакыт тапмыйбыз. Эш, эш, эш… Эшнең, проблемаларның мәңге бетәсе юк инде аның. Соңрак, вакытлар узгач, аңлыйбыз моны…
Ялгыз калган әтиләр бигрәк кызганыч. Хатын-кыз, ялгыз калса да, бирешмәскә тырыша: аш-суын да әзерли, өен дә карый, өстен-башын да юып кия. Сәламәтлеге әллә ни булмаса да, яшәргә тырыша. Ничек кенә чиста, пөхтә булмасын, ялгыз яшәүче ирнең өендә барыбер ятимлек хөкем итә. И-и, юкка гына хатын-кызны йортның нуры димәгәннәр инде! Безнең әти әнигә: “Синнән алда китсәм иде. Син балаларга бишек бавы тотып булса да ярарсың, ә миннән ни файда?! Җәфа гына, йөк кенә ул ялгыз ата”, — дип гел әйтә булган. Теләге фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер — әнидән алда китте. Урыны оҗмахта булсын!
Ир кеше малае булуын тели. Бу табигый хәл, дәвамын калдырасы килә. Клиптагы абзый да рәттән өч малае тугач, малайлар атасы булуы белән чиксез горурлангандыр. “Отец — молодец!” инде, ни дисәң дә! Их, шунда бер кызың да булса иде дим, эчемнән генә. Кайтып өеңне җыештырып, өс-башыңны юып, тәмле ризыклар пешереп китәр иде. Кыз бала, тәүфыйгын югалтмаса, ата-анасын ташламаска тырыша ул.
Әнә, малайларының берсе әтисе шалтыратканда “культуралы ял” итә: бассейнда коена, матур ханымнардан массаж ясата. Әти кайгысы юк анда. Икенчесенең киңәшмә үткәрәсе бар, өченчесе кафе-барда күңел ача. Кәттә егет телефонга әтисенең исемен дә “Батя” дип кенә язып куйган. Ә бит әти-әниләре аларны җил-яңгыр тидермичә үстергән, авыр вакытларында аларга терәк булганнар, укытканнар, кеше иткәннәр. Картайгач, караучылары булыр дип ышанганнар… Ә аларның, телефоннан гына булса да, ялгыз әтиләренең хәлен беләселәре дә килми.
Бик гыйбрәтле җыр клибы бу. Уйланырлык. Картлык бөтен кешегә дә килә ул. Ялгыз картлыктан Ходай сакласын иде. Юкка гына тигез-бәхетле картлык насыйп итсен дип теләмиләрдер!
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА.
Просмотров: 968