Көне матур, кояш балкый,
Кырларда шыта бөртек.
Бәйрәм көтә, күңел җырлый,
Бөтен җирдә дә шатлык!
Сабан туе, Сабан туе!
Эшләреңне читкә куй!
Күңел ачыйк көне буе
Үз батырын көтә куй!
Әнә берәү, кызып китеп,
Үрмәли баганага.
Әтәч кулына эләксә,
Ничек төшәр, дивана?!
Мәйданга егетләр чыккан,
Билләрдә – чиккән сөлге.
Кызлар карап тора читтән,
Кайсысы быел өлгер?
Кара инде! Бөтен халык
Китте атлар карарга.
Чабышкылар узышалар -
Тояк тузан кубара.
Җырлый бәйрәм, бии бәйрәм,
Батырларын бүләкли…
…Яшел эшләпәле картлар
Бары тик яңгыр тели.
Мидхәт ХӘЙРЕТДИНОВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1142