Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев сабан туйлары чорында татар җәмәгатьчелеген татар токымлы атларга игътибар итәргә өнди.
2019 елның гыйнвар аенда борынгы татар токымлы атлар дигән токым паспортлы булды. Бу атлар токымын торгызу этәргече булып борыңгы тарихыбыз тора. Әлеге фикерне күтәреп чыккан кешеләр, 2012-2013 елларда Бөтендөнья Татар конгрессында җыелып, шушы борынгы татар атлары турында сөйләшү башлады. Эшкә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кушылды. Татар галимнәре катнашында борынгы татар атлары нинди дигән сорауга тарихи чыганаклардан җавап алынды. Бүгенге көндә, бөтен стандартларга туры китереп, яңа токымнар ничек теркәлә, шулай итеп эш алып барылды. Шулай итеп, яңа татар атлары, “күк” атлар, ягъни урысча “небесный конь”, дигән атлар теркәлде. Алар аксыл-алтынсу төстә, 75% тулысынча аксыл, ә 25 процентының маңгаенда ае бар. Булановая масть дип атала инде ул.
Татар токымлы атлар үзләренең породасы, масть диләр инде, кыяфәте, күләмләре, буйлары белән башка атлардан аерылып тора. Бу ат – чыдам, ерак араларга — 60-80 километрга йөгерә ала торган ат. Ул салкынга чыдамлы, табигатьтә кыш көне дә үзенә азык таба ала торган. Шуңа күрә аны дала, урманнарда да, утарларга, сарайларга япмыйча асрап була.
Киләчәктә татар атларына атланып Казаннан Болгарга бару, Ефэк юлын узу — мәсәлән, Казаннан Сарытауга, Әстерханга бару мөмкин. Шулай ук тагын бер зур идея — Болгардан Мәккәгә атларда Хаҗ кылу. Монда татар атларын үрчетүчеләр үзләре дә эшләргә тиеш, минемчә.
Просмотров: 956