Тарихчы: Рус дәүләтенең акча системасына Алтын Урдада нигез салынган

063Рубль һәм деньги сүзләре рус теленә Җүчи Олысы вакытында килеп кергән, ди нумизмат өлкәсе буенча белгеч.

Алтын Урда Рус дәүләтенең акча системасын булдырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумга Волгоградтан килгән нумизмат өлкәсе буенча белгеч Иван Евстратов сөйләде.

“14-15 гасыр язмаларына карасак, анда Җүчи Олысының акча системасы турында терминнарны очратырга мөмкин. Казан, Мәскәүдә Җүчи Олысының акча системасы кертелгәне билгеле булды. “Деньги” сүзе җүчинең — “данги” сүзеннән барлыкка килгән. Әлеге термин бүгенге көндә дә кулланыла”, — дип сөйләде Иван Евстратов.

Нумизмат өлкәсендәге белгеч “Рубль” сүзенең дә русларга Алтын Урдадан килеп керүе хакында әйтте. “Рубль сүзе Җүчи Олысы вакытыннан ук калган. 13 гасырда рус чыганакларына “рубль” термины килеп керә. Рубль сүзе этимологик яктан сум дигәнне аңлата. Сум ул – алтын коелма. Шулай итеп, русларның акча системасын Җүчи Олысы булдырган ”, — дип сөйләде Иван Евстратов.

tatinform.ru

 

 

Просмотров: 983

Комментирование запрещено