Үзбәк тарихчысы Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип атады

069Шөхрәт Мөхәмәдов Алтын Урданы формалаштыруда татар милләте бик зур роль уйнады дип саный.

Доцент, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтының фән буенча директор урынбасары Шөхрәт Мөхәмәдов Алтын Урданы формалаштыруда татар милләте бик зур роль уйнады дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мин Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип саныйм. Алтын Урданы формалаштыруда Татарстанның һәм татар халкының роле бик зур”, — диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, татар милләте формалашуда Алтын Урдада яшәгән барлык этнослар да мөһим роль уйнаган. “Монда яшәгән этносларда, иң беренче чиратта, татар халкы билгеләре бар. Татар халкының тамырларын гасырлар төпкеллегеннән эзләргә тиешбез. Алтын Урдага 750 ел. Татар халкы аннан да алдарак булган”, — диде ул.

Шөхрәт Мөхәмәдов әйтүенчә, Үзбәкстан Фәннәр академиясе Алтын Урда тарихын өйрәнү юнәлешендә эшчәнлек алып барачак.

“Безнең институт Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты белән бик тыгыз бәйләнештә. Без бергәләшеп бик күп тикшеренүләр үткәрәбез. Ышанам, алар алга таба да дәвам итәчәк”, — дип искәртте Үзбәкстан тарихчысы.
 

tatinform.ru

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено