Хат ташучы Наҗия

IMG_3769

Наҗия Петро­ва һәм Зәйнәп Мостафина.

14 июль — Россия почтасы көне

Читтән караганда бүген, технологияләр заманында, почта хезмәткәрләренең ва­зи­фалары әллә ни күп тә түгел сыман. Халык газета-журналларны элеккеге ке­бек күп яздырып алмый, хат язышмый. Әмма, чынбар­лыкта, без уйлаганча түгел икән. Бүген почтальон баш­кара торган эшләр санап бете­рерлек түгел.

- Почта бүлекләрендә ком­муналь хезмәтләр, интернет челтәре, җир һәм милек салымы өчен түләүләр кабул ителә, көнкүреш кирәк-ярак­лары сатыла. Көн саен бандероль-посылкалар, хатлар (алар күбесенчә заказлы) килеп тора, аларны теркәп, адрес­лар буенча бүлеп куярга кирәк. Хат ташучылар хат, посылка килү квитанцияләрен, хатларны ад­ресатларына вакытында ил­теп тапшырырга тиешләр.  Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидияләр алучылар да безне көтеп алалар, — дип сөйли Самараның 82 санлы почта бү­легендә эшләүче Наҗия Пет­рова (Гаделшина).

Милләттәшебез тумышы бе­лән Татарстанның Нурлат рай­­оны, Октябрина бистәсен­нән. 1976 елдан бирле Самарада яшәп, 9нчы подшипник за­во­дында контролер, аннан соң өлкә сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының архив хез­мәткәре вазифасын башкара. Ә оешма Наҗия ханым яшәгән җирдән күченгәч, ул яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була.

Җылы бина эчендә, өстәл артында утырып эшләргә өй­рәнгән хатын-кызга почта бү­легенә урнашып, җиде ки­лограмм авырлыктагы сумка күтәреп көнозын йөрергә башта авыр була.

Эш көнем иртәнге җи­­дедә башлана. Бүлеккә ки­леп, бүген таратасы га­зе­та-журналларны, хатларны кабул итәм, аларны адрес­лары  буенча бүләм. Әле доку­ментлар тутырасы, отчет ясыйсы да бар бит, - дип сөйли ул.

Наҗия апа карамагында Тимер юл районының шәхси секторы. Юлларга ас­фальт җәелмәгән, язын-кө­зен, җәйге яңгырдан соң пыч­рак бутап йөрергә туры килә. Сумкада әле газета-журналлар гына булса ярар, соңгы вакытта тушенка, консервалар сату бе­лән шөгыльләнергә дә туры ки­лә. Ә участоктан кайткач, поч­та бүлегендә операторларга яр­дәм итә.

Бүген бөтен опе­ра­ция­ләр дә компьютер аша үтә бит. Бер яктан бу яхшы булса, уңайсызлыклары да килеп чыккалый. Мәсәлән, күп­челек әйберләрне почта аша сатып алу гадәткә керә башлады. Адресат посылка почта бүлегенә килү турында электрон хәбәр дә, соңрак кәгазь хәбәрләмә дә ала. Икесе ике посылка дип аңлап, почта хезмәткәрләреннән ике посылка таптырган очраклар да булгалый.

Хәзерге хезмәтем җи­ңел­ләр­дән булмаса да, үземә ошый. Аллаһыга шөкер, участоктагы кешеләр бик әйбәт, татарлар да күп. Олыраклары “кызым” дип кенә торалар, ачык йөз белән каршы алалар. Газета-жур­налларга язылучылар са­ны елдан-ел кими баруы гы­на күңелне төшерә. Яшь­ләр бө­тен яңалыкларны интер­нет­тан укып белә, ә әби-бабайлар: “Укый алмыйм, күзем күрми башлады” яисә “Бәясе кыйбат”,  — диләр. Язылучылар күбрәк  “Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге”ндә газетага язы­лырга тырышалар, — дип сөйли Наҗия Дәүләтша кызы.

IMG_3769

Наҗия Петро­ва һәм Зәйнәп Мостафина.

Наҗия апаның үз эшен яратуы, вазифаларына җа­вап­лы каравы аркасында хезмәт­тәшләре дә аны хөрмәт итә, яшьләргә мисал итеп куя. 

“Бер­дәмлек” газетасын хөр­­мәтле укучыларыбызга ва­кы­­тында тапшыручы Наҗия апа­ны һәм барча почта хез­мәт­­кәрләрен про­фессиональ бәйрәмнәре белән тәб­рик итеп, бә­хетле гомер теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 1276

Комментирование запрещено