Июль ахырында Похвистнево районының Мәчәләй авылы Үзәк мәчете имамы Галиулла Мамышев өйлә намазы алдыннан Кара диңгез флотында хезмәт иткән диңгезчеләребезне — Дамир Нәүмәт улы Муратовны һәм Мөхәммәдрасих Хафиз улы Абушмановны котлады һәм матрос майкалары бүләк итте.
Мәчетнең рәисе буларак, мин дә аларга открыткалар тапшырдым, йөрәгемнән чыккан кайнар теләкләремне белдердем: ”Хәрби диңгез флоты көне белән чын күңелдән тәбрик итеп, изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвегезне телибез”, — дидем.
Дамир Нәүмәт улы биш вакыт намазын калдырмыйча укып бара, Үзәк мәчет мөәзине буларак, моңлы итеп азан әйтә. Әлхәмдүлиллаһи, Аллаһы Тәгалә аңа диңгез хәтле сәламәтлек биргән, 80 яшеннән узуына карамастан, үзенә тапшырылган вазифаларны җиренә җиткереп үтәп бара. Мәчеттә дә тәртип. Гыйбадәтне ихластан аңлап, аны якыннарына, балаларына да җиткерә.
Мөхәммәдрасих хаҗи да хак мөселман. Ул да, олыгаеп баруына карамастан, үгет-нәсыйхәтләре белән авыл халкында динебезгә, мәчетебезгә карата мәхәббәт тәрбияли. Аның әтисе Хафиз абый да яшьли дин дәресләре биргән, гаиләләре дин кануннары буенча яшәгән.
Күптән түгел генә Мөхәммәдрасих аганың тормыш иптәше Разия апа бакыйлыкка күчте. Шуңа да карамастан, ул авырлыкларны сабырлык белән кичерә. Әлбәттә, динле булуы аңа ярдәм итә. Бу ике мөселман бәндәләребез безнең мәхәлләнең көзгесе булып торалар. Әгәр без, мөселманнар, аларга карап һәм Коръән Шәриф кушканча яшәсәк, динле һәм бәхетле булырбыз, дип аңлыйм.
Аллаһы Тәгалә барыбызга да ике дөнья сәгадәтләренә лаек булырга насыйп итсен иде. Елларыбыз-илләребез тыныч булып, Аллаһының ризалыгын алып, гыйбадәтләребез дәвамлы булып яшәргә язсын иде.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 900