“Уналты яшемнән корбан чалам”

89067Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык. 

Бүгенге көндә капитализмның иң начар сыйфатлары калкып чыкты. Төзелеш тармагында Самарда төп көчләр җирле егетләрдәме әллә мәскәүлеләр кулындамы?
 
Соңгы 6 – 7 ел эчендә, чыннан да, Самарда мәскәүлеләр күп төзелеш эшләрен башкаралар. Гәрчә Мәскәү генә түгел, шулай ук Казан, Ульян, Пенза һәм башка шәһәрләрнең фирмалары да. Әлбәттә, җирле төзүчеләргә объектлар кими.
Бигрәк тә монда кризис күренешләрен дә күздә тотарга кирәк. Шулай ук быел бюджеттан да ремонт, төзелеш, реставрация эшләренә акча азрак бүлеп бирелде. Ә төзү фирмаларының үзләренең генә акчасы җитми. Шуңа күрә җирле төзелеш тармагында хәлләр бик үк яхшыдан түгел.
 
Сез җитәкләгән “Прогресс-В” компанияләр группасы”нда заказлар кимү ягындамы әллә сез эш белән тәэмин ителгәнме?
 
Кайчандыр без өлкәдә иң беренче торакларны төзи башладык. Ул вакытта бездә 2,5 мең кеше эшли иде.
Кризис күренешләре аркасында төзелеш эшләре кимеде. Соңгы 8 – 10 ел без күбрәк капиталь ремонт, реконструкция, реставрация белән шөгыльләнәбез. Региональ һәм федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектларына реставрация ясыйбыз.
Мәсәлән, футбол буенча дөнья Чемпионаты алдыннан туристик маршрутка кертелгән йөздән артык объектны ремонтладык һәм реставрацияләдек. Бу – Самарский, Галактионовский, Ленинградский, Фрунзе, Куйбышев урамнары. Без реставрация белән әле Советлар Союзы вакытында ук шөгыльләндек. Тәҗрибәбез зур, яхшы эшчеләребез бар. Шуңа күрә шәһәр һәм өлкә түрәләре бу эшне башкарырга безне сорадылар да.
Шулай ук минем төзелеш тармагындагы зур тәҗрибәм, күп департаментларның, министрлыкларның җитәкчеләре, өлкәбез районнары һәм шәһәрләренең башлыклары белән яхшы мөнәсәбәтләрем аркасында бездә эш ягыннан алай кысрыклык юк, шөкер.
 
Төзүчеләр көнен ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
Без бу матур бәйрәмне коллектив белән бергә гел да зурлап билгеләп үтәбез. Мин аны быел 58нче тапкыр бәйрәм итәчәкмен, Аллаһы теләсә.  Ветераннарыбызны чакырмый калганыбыз юк. Алар инде 10-15 еллар пенсиядә. Кайсыберләренә җитмеш яшь, кайсеберләренә сиксәннән өстен. Ә Зинаида Иосифовна Кузьмина 93 яшен тутырды. Без аның белән эшли башлаганда миңа нибары 17 яшь кенә иде. Әлегә хәтле дус булып яшибез. Мин ветераннарыбызны һәр бәйрәм һәм туган көннәре белән котлыйм, кирәк чакта ярдәм итәм. Алар да мине бер дә онытмый, рәхмәт яусын үзләренә.
 
11нче августта – Корбан бәйрәме. Сез корбанны ел да чалдырасызмы? Әниегезгә багышлап корбан чалдырасызмы?
 
Әйе, әниемә багышлап корбан чалам. Әти үлгәч, ул безне берүзе үстерде. Үзе бик дини иде.
Корбанны мин 73 ел чалдырам. Кечкенә чагымда бабам корбан чалганда мине булышырга чакыра иде. Шулай ул безне дини гореф-гадәтләребезгә өйрәтеп үстерде. Уналты яшемдә эшли башлагач, сарык сатып алып, корбанны үзем чалдыра башладым. Бер генә ел да бу зур бәйрәмдә корбан чалдырмыйча калганым юк, Аллаһыга шөкер.
 
Самар татарлары киләчәктә милләт булып сакланып калыр, дип уйлыйсызмы?
 
Хәзер авыр вакытлар, әлбәттә. Ассимиляция бара. Катнаш никахлар күп. Күпләр ана телен белми.
Монда сәясәтне хөкүмәттән башларга кирәк. Аның ярдәме кирәк. Әйтик, башка илләрдә яшәүче татарларны алыйк. Финляндиядә, Япониядә һәм башкаларда татарлар, бездәгегә караганда, ана телен яхшырак беләләр! Аларга бөтен шартлар тудырылган. Ягъни хөкүмәт аларга милләт булып сакланып калыр өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә.
Без тырышабыз. Әмма өстән ярдәм булмаса, бик авырга туры киләчәк.
 
Төзүчеләр көненә нинди теләкләрегез бар?
 
Бөтен төзүчеләрне бәйрәм белән тәбриклим. Безнең һөнәр – иң борынгы. Һәр кеше – төзүче. Кемдер – йорт, кемдер – гараж төзи, кемдер өендә ремонт ясый. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткәнчә, әгәр дә яшәргә түбәң бар икән, син – бәхетле кеше.
Төзүчесе булмаган бер генә оешма да юк. Хәтта югары уку йортында да төзелеш буенча проректор бар. Төзүчеләр һәрвакыт кирәк, бу – кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр.
 
Вазыйх Мөхәммәтшин белән
Миләүшә ГАЗЫЙМ
серләшеп утырды.

«Сәлам» газетасы.

 

 

Просмотров: 921

Комментирование запрещено