Яңа Ярмәк авылында Чәчәк бәйрәме үтте

20190814_12180114 августта Яңа Ярмәк авылының Яңа урамында яшәүче Рәфхәт абый һәм Рәмзия апай Мифтаховларның йорты каршында Чәчәк бәйрәме үткәрдек.

Халык бәйрәмгә җыелганчы Рәмзия апай белән өстәл әзерләдек. Уңган ханым коймаклар пешереп, чәйне кайнатып куйган иде инде. 

Менә халык та җыелды, бәйрәмебезне башлап җибәрдек.

Кичәнең беренче өлешендә чәчәкләрне искә төшереп үттек. Аларга карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Чәчәкләр кешенең кәефен күтәрә. Аларны яраткан кешеңә, әниеңә, укытучыларга бүләк итү гадәткә кергән, Чәчәкләрне бүләк итәсең икән, сүзләр кирәк түгел. Алар үзләре синең хисләреңне чагылдыра. Чәчәкләрнең төренә генә түгел, төсләренә дә игүътибар итәргә кирәк.Чәчәкләргә карап күп нәрсә белеп була икән. Кеше өчен әһәмиятлесе сәламәтлек икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Чәчәкләрнең сәламәтлеккә дә файдасы бик зур.

Бәйрәмебезнең иң мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше ярыш формасында үтте. Анда ике команда катнашты. «Ромашкалар» һәм «Мәкләр» төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Катнашучыларга күчтәнәчләр өләштек.

Балалар бәйрәмебезгә биюләр әзерләгәннәр иде. Аларның чыгышларыннан соң бәйрәм сый тулы табын тирәли дәвам итте. Рәфхәт абый балаларны туңдырма белән дә сыйлады.    

20190814_112402

20190814_113421

 

 \


20190814_11342120190814_113825 20190814_114019 20190814_114825 20190814_115010 20190814_121508 20190814_121801 20190814_122324 20190814_122538 20190814_122900Бәйрәмне оештыруда булышкан Рәмзия апай, Рәфхәт абыйга, әниемә рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәмгә килгән кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр: барысының да кулларында искиткеч матур чәчәк бәйләмнәре һәм табынга куярга ризыклар иде.

Чәчәкләрне ярату — дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз. Җәй көне өйләребез янындагы бакчаларда нинди генә матур чәчәкләр үсеп, безне үзләренең гүзәллекләре белән сокландырмый. Туган авылыбызны матур чәчәкләр үстереп тагын да матурлыйк, чәчәкләрне тагын да күбәйтик, үсеп утырган чәчәкләрне юкка-барга өзмик! Чәчәкләр үстерүче кеше башкаларга сөенеч китерә. Чәчәкләрне үстерегез! Чәчәкләрне яратыгыз!

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 800

Комментирование запрещено