Бүген шахмат уены кабат модага кереп бара. Аны хәтта мәктәп программасына кертү турында да сүзләр йөри. Бу гамәлгә ашырмы-юкмы, анысы әлегә билгесез. Ә менә балалар һәм яшүсмерләр өчен шахмат түгәрәкләре, клублар өлкәбездә артканнан арта бара. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында да шундый түгәрәк эшләп тора. Аның җитәкчесе — тәҗрибәле шахматчы, бу спорт төре буенча Камышлы районы чемпионы Борис Камалетдинов.
“Бу Сабан туемы, вазифаны Борис абый лаеклы яратучы энтузиаст башкарачагына алдан ук шигебез юк иде. Ул шахмат уенын бөтен күңеле белән. Авылда башка берәр бәйрәмме, култык астына шахмат тартмасын кыстырып килә дә, чара башлануын көткән арада, күңелсезләнеп утыручылар белән шахмат турниры оештырып җибәрә. Уен белән мавыгып китеп, бәйрәм башланганны сизми дә каласың. Искиткеч кеше! Ярышларга үз акчасына йөри, балалар белән дә бушлай шөгыльләнә”, — дип сөйли Иске Ярмәктә шахмат турнирлары оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе Илдар Шәрәфетдинов.
Без Борис Гомәр улыннан түгәрәкнең эшчәнлеге, балаларның шахмат серләрен ничек үзләштерүләре турында сораштык.
- Борис абый, сез үзегез шахмат тактасы артына ничә яшьтә утырдыгыз?
- Төгәл генә әйтә алмыйм инде, өченче сыйныфта укый идем бугай. Бер сүз белән әйткәндә, балачактан шахмат уйныйм. Әле мәктәптә укыганда ук шахмат ярышларына йөреп, призлы урыннар ала идем. Бу “чир” әтием Гомәрдән “йокты”. Ул да, аның энеләре дә шахмат “җене” кагылган кешеләр иде.
- Салих абый Шәрәфетдинов та осталыгыгызны “шомарткандыр”?
- Салих абый белән инде шактый өлкән яшьтә танышырга насыйп булды. Мин тумышым белән Башкортостаннан. Ә менә тормыш иптәшем Айсылу Иске Ярмәкнеке. Аның белән өйләнешкәч, берничә ел Чиләбедә яшәдек, аннан Камышлыга кайтып төпләндек. Мин юл буена күчеп йөри торган механиклаштырылган колонна оешмасында баш энергетик, аннан соң электр подстанциясендә участок начальнигы вазифаларын башкара идем. Хәзер инде лаеклы ялда, ундүрт ел Иске Ярмәктә яшибез.
Салих абый белән без бик дус идек. Бергә ничә партия шахмат уйнаганны, күпме ярышларга йөргәнне санап бетерерлек түгел! Төпле киңәш кирәксә дә, аңа мөрәҗәгать итә идем.
- Аның истәлегенә Иске Ярмәктә шахмат турниры уздырыла башлавын ничек кабул иттегез?
- Һичшиксез, бу бик кирәкле һәм изге гамәл. Турнирны Салих абыйның улы Илдар Шәрәфетдинов уздыра башлады. Берничә ел район күләмендә узган чара бик тиз популярлык яулады һәм хәтта өлкә шахмат Федерациясенең эш планына кертелде. Бүген ярышларда өлкәбезнең барлык районнарыннан, Самара, Тольятти шәһәрләреннән җитмешләп шахматчы катнаша. ФИДЕ мастеры Олег Безман, халыкара гроссмейстер Арсений Алавкин, Анастасия Домченкова, Ульяна Резчикова кебек разрядлы уенчылар белән бергә әле яңа гына шахмат серләренә төшенә башлаган кешеләр ярышалар.
- Сез бу турнирда да, район һәм өлкә күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар яулап торасыз. Бу җиңүләрегезнең сере нидә?
- Монда бернинди сер дә юк. Бары тик һәр адымны уйлап ясарга, уенны анализлый белергә кирәк.
Югославия гроссмейстеры Светозар Глигоричның “Играю против фигур” дип аталган китабы бар. Аның бу сүзләрен үземә девиз итеп алдым. Чынлап та, шахмат уйнаганда көндәшең турында уйларга, эмоцияләргә бирелергә ярамый. Син бары тик шахмат фигураларын гына күреп, үзеңнең, көндәшеңнең чираттагы адымы вариантларын алдан күрә белергә тиешсең. Тактаның икенче ягында тәҗрибәсе азрак булган уенчы утырса да, йомшарып китәргә ярамый.
Шулай, Чиләбедә узган турнирда бер малай (ул пионер иде, димәк, уртанчы сыйныфлар укучысы булгандыр) белән уйнарга туры килде. Тренеры алдан ук: “Әз генә биреш инде, баланың — күңеле, мәктәбебезгә дәрәҗә булыр”, — дип соралган иде. Менә соңгы партия, бөтен йөреш вариантларын уйладым төсле, һичшиксез, җиңү минеке булырга тиеш. Шул вакытта ул: “Абый, сезгә мат!” – димәсенме! Моның ничек килеп чыкканын аңламый да калдым. Өйгә кайткач та, тынычлана алмыйча, партияне кат-кат башымнан кичердем. Төнлә дә йокы алмады, сәгать икеләрдә аш бүлмәсенә чыгып, шахматларны тактага тездем. Таңга кадәр шулай үз-үзем белән уйнап, җиңелүемнең асылына төшендем. Көндәшем үземнән күпкә яшь булганга, мин аның осталыгын тиешенчә бәяләмәгәнменме, әллә үз-үземә артык ышанганмынмы, тик мин бу малайның бер адымын күздән ычкындырганмын. Бу мине уен вакытында һәрвакыт уяу булырга өйрәтте. Пешка белән дә корольгә мат куеп була бит. Бу турыда укучыларыма да еш кабатлыйм.
- Борис абый, сез җитәкләгән түгәрәккә бүген ничә бала йөри? Алар арасында өметле шахматчылар бармы?
- Баштан утызлап бала язылган иде, бүген шуларның унысы гына җитди шөгыльләнә. Бер яктан, сабыйларны да аңлап була, аларның урамда, саф һавада уйныйсы, йөгерәсе килә. Ә шахмат бит ул түземлек, сабырлык таләп итә торган уен, сәгатьләп такта артында утыра белү барысына да бирелми.
Балаларның шахматтан күңеле кайтканга безнең, өлкәннәрнең, гаебе дә бардыр, бәлки. Ярышларда җиңү яулаган нәни шахматчыларыбызны бөтен мәктәп алдына чыгарып күрсәтергә, грамота булса да тапшырып, күңелен күрергә кирәк. Кызганычка, аларның бу җиңүе еш кына билгесез кала.
Өметле укучыларым арасыннан Тимур Гыйбадуллинны, Салих абыйның оныклары София һәм Диана Шәрәфетдиноваларны, Айнур һәм Виолетта Хәлиуллиннарны билгеләп үтәсем килә. Айнурга 8 яшь кенә булса да, бик сәләтле малай, дип саныйм.
- Бүген шахмат уйнарга өйрәтүче әсбаплар күп, махсус компьютер программалары да бар. Сез алардан кулланасызмы?
- Кулланам, шулай да теория һәрвакыт теория булып кала. Даими практика күпкә күбрәк нәтиҗә бирә, дип уйлыйм. Белгечләр дә яхшы шахматчы булу өчен кимендә биш ел уйнарга кирәк, диләр. Укучыларымны һәр адымны уйлап ясарга, анализларга өйрәтәм.
- Спорт исәнлекне ныгыта, диләр. Ә шахмат балалар үсешенә ничек тәэсир итә?
- Кайбер спорт төрләре бигрәк агрессив. Шахмат — төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә торган уен. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Балалар, яшьләр компьютерда, телефонда уйнап утырганчы, вакытларын шахмат тактасы артында уздырсалар, күпкә файдалырак булыр иде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Борис абый. Сезгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 917