Идеал Галәветдинов: «Тыныч йокла, Фатыйх абый»

b5ccc39ec5ae6f9605f45f1946821ab4_XLКүренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Ке­ниг­сберг (хәзерге Калинин­град) өлкәсендәге Багра­тио­новск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фа­шист­ла­рыннан азат иткәндә 1945 ел­ның 19 февралендә батыр­ларча һәлак булган Фатыйх Кәрим­нең тууына быел 110 ел тулды.

Шуны истә тотып, мин, Калиниградта ял иткәндә,  Багратионовск шәһәренә барып, шагыйрьнең кабере өстендә дога кылып, чәчәкләр утыртып, бер уч кабер туфрагын алып кайтып, Башкортостан Респуб­ликасы, Бишбүләк районы, Ает авылындагы музеена тапшырган идем. Фатыйх Кәрим исемендәге урта мәктәптә авыл халкы белән бергә матур гына кичә дә уздырдык.

Багратионовск мемориал комплексында Фатыйх Кә­­рим­нең гүзәл һәйкәле дә бар. Ша­гыйрьнең Казанда яшәүче кызы Ләйлә Фатыйх кызы, ел саен шунда барып, җирле “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзалары белән бергә әти­сенең шигырьләрен укыйлар, шагыйрьне искә алалар. Баг­ратионовскның матур бер урамы Фатыйх Кәрим исемен йөртә. Истәлекле такта да бар, анда болай дип язылган: “Улица названа в честь татарского поэта Фатиха Карима, погибшего 19 февраля 1945 года в боях за освобождение нашей Родины”.

Киләсе елда без Бөек Җи­ңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ул канлы-фаҗигале еллар ерагайса да, татар хал­кының каһарман уллары даны мәңге сүнмәячәк, исем­нәре онытылмаячак!

Шул сәяхәттә күңелемә кил­гән шигъри юлларымны газета укучыларына да тәкъдим итәсем килде.

Тыныч йокла, Фатыйх абый

“Дим буена тиздән кайтам”,  - диеп,

Хыялландың сугыш кырында.

Ватан өчен бирдеңгомереңне,

Калды исемең халыкҗырында.

 

Багратион исемен йөрткәншәһәр өчен

Язмыш язган сиңа үләргә.

“Тыныч йокла, Фатыйх абый”,- диеп,

Дога кылдык, килеп кабереңә.

 

Татар исемең йөрткән  урамдагы

Яшь кешеләр әйтте, синебелүче:

“Татар шагыйре ул,  дошманнардан

Безнең илне азат итүче”.

 

Фатыйх абый, насыйп булды

Һәйкәлеңне барып күрергә.

Дога кылып, кабертуфрагыңны

Кайтарырга туган илеңә.

 

Музееңда синең рухың яши,

Авыл мәктәбе дә синеңисемдә.

Халык сөя сине, ФатыйхКәрим,

Дан һәм мактау сиңа илеңдә!

Идеал Галәветдинов.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено