Гаиләбездә зур шатлык — оныгыбыз Ләйсән Зарипова быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, үзе теләгән уку йортының бюджет урынына укырга керде.
…Кызыбыз Алсу белән киявебез Рәмис Ләйсәнне “Яктылык”ка укырга бирәбез дигәч, без, әби-бабасы, шатланып туя алмаган идек. Өлкән кызыбызның улы Эмиль дә шул мәктәптә укыганга, анда тәртип булуы, балаларга сыйфатлы белем, рухи-әхлаки тәрбия бирелүен белә идек. Әти-әнисе эштә булу сәбәпле, башлангыч сыйныфларда Ләйсәнне мәктәптән үзем каршы ала идем, ә Наҗия әбисе өй эшләрен эшләгәндә беренче ярдәмчесе булды. Аллаһының рәхмәте яусын, оныгыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, “бишле” билгеләренә генә укыды, төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашты. Җыр-биюгә сәләтле булып, мәктәптә узган чараларда да, шәһәр татар милли бәйрәмнәрендә дә катнаша иде.
Ләйсәннең әтисе полициядә хезмәт итә. Оныгыбыз юридик белем алырга хыялланды. Шуңа язуларын Самара экономика университетының юриспруденция факультетына тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында ул 273 балл җыйган иде, шуның 97се – җәмгыять фәненнән. Бу “Яктылык”ның быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары арасында иң югары күрсәткеч. Алтын медале дә өстәмә 10 балл бирде. Шулай итеп, Ләйсәнебез 9 бюджет урынның берсенә үтә алды.
Әлбәттә, кызыбызның бу уңышларында укытучыларының өлеше зурдан. Без, Ләйсәннең әти-әнисе, әби-бабалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм барлык укытучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Укучыларын үз балаларыдай якын күргән, алар өчен янып-көеп йөргән беренче укытучылары Галия Тупасовага һәм сыйныф җитәкчеләре Изидә Хуҗинага аеруча зур рәхмәт.
Рәмис белән Алсу кече кызлары Диләрәне дә шушы мәктәпкә бирергә булдылар. Беренче сентябрьдән ул “Яктылык”ның мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөри башлаячак. Аллаһы Теләсә, ул да апасы кебек тырышып укыр, безнең, мәктәпнең горурлыгы булыр дип өметләнәбез.
Әхтәм МИННЕБАЕВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1110