«Һөнәремне дөрес сайлаганмын»

X3w0ZGCsRxw

31 август -
Ветеринария хезмәткәрләре көне

Мин гаиләм белән Тольяттида яшим, ә җәйге ялны үзем туып-үскән Камышлы рай­онының Яңа Ярмәк авылында уздырам. Яраткан песиебез Пушок та көзгә кадәр рәхәтләнеп шунда яши. Ел саен кайтып йөргәч, ул үзен хуҗа итеп тоя башлаган, күрәсең. Быел җирле песиләр белән сугышып, муенын җә­рәхәтләгән. Ярага пычрак тулган һәм, ул шешә башлаган. Хайванның җәфа чиккәнен тыныч кына күзәтеп торып булмый бит инде. Без аны Камышлының ветеринария станциясенә алып киттек.

Песиебезне Раилә Сәла­хова исемле ветеринар дәва­лады. Үз эшен яратып, тәм табып эшләүче кеше икән. Операция ясагандагы һәр хәрәкәте аның шактый тәҗрибәле табиб булуы турында сөйли. Аны Пушок та аңлый сыман, Раилә Мингафа кызы хәлен сорашканда ул, җавап биргәндәй, мыраулап җибәрә.

 Песиебезнең ярасын өйдә ничек карарга, нинди дарулар бирергә кирәклеге турында киңәшләр алгач та, без тиз генә кайтып китмәдек, бераз сөйләшеп утырдык.

Раилә ханымның балачактан ветеринар булырга хыяллануы ачык­ланды. Самарадан Елховка районының Мулла авылында яшәүче әбисенә кунакка кайтканда да йорт хайваннарын  “дәвалап” уйнаган ул. Ә апасы Наҗия мал табибы һөнәрен сайлагач, Раилә дә, аның эзен­нән китеп, Сергиевскиның вете­ринария техникумына укыр­га керә. Самараның ве­те­ри­нария клиникаларының берсендә хез­мәт практикасы үткәндә те­релгән йорт хайван­нарын, хуҗа­ларының шатлыклы күз­лә­рен күреп, ул бу һөнәр­не дөрес сайлавына инана. 

Сөйгән яры  Эдуард белән өйләнешеп, Камышлыга барып төпләнгәч, Раиләгә озак вакыт һөнәре буенча эш табылмый. Бары тик 2006 елда гына ул Камышлы районы ветеринария станциясенең даруханәсенә урнаша һәм бүген дә шунда хезмәт куя. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булуын күреп, авыру песи һәм этләрне дәвалауны хез­мәттәшләре аңа йөк­лә­гәннәр.

- 13 ел дәверендә Раилә Мингафа кызы үзен яхшы белгеч итеп танытты. Хә­ер, безнең бөтен хез­мәткәрләр дә чын про­фессионаллар. Үз эшләрен яратып башкаралар. Ветеринария өлкәсендә булган яңа­лыкларны күзәтеп торабыз, яңа алымнарны кулланабыз.

Камышлы районы­ның ветеринария стан­циясендә бүген 15ләп кеше хезмәт куя. Бу табиблар, лаборантлар, машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр. Кызганычка, аларның күбесе өлкән яшьтә.  Ә менә яшь белгечләр безгә эшкә килергә ашкынып тормыйлар. Моны хезмәт хакы аз булуы белән аңлатып буладыр, - дип сөйләде оешма җитәкчесе Халит Равил улы Арсланов.

Тиздән ветеринарларның һө­­нәри бәйрәмнәре булуын ишетеп, Камышлы районы ветеринария станциясе хезмәт­кәрләрен, аеруча Раилә Сә­лахованы, “Бердәмлек” газетасы аша тәбрикләргә булдым. Чын күңелдән аларга исәнлек, бәхет, хезмәтләрендә уңышлар телимX3w0ZGCsRxw.

Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1264

Комментирование запрещено