Иске афиша хатирәләрне яңартты

Афиша конф. 1989 1989 елда Куйбышевта үткәрелгән “Идел – Кама Болгарстаны тарихы һәм мәдәнияте. Халыклар дуслы­гын ныгыту эшендә тарих фәне роле һәм максатлары” дип аталган фәнни-практик конференциянең 30 еллыгына.

Идел буенда рәсми рә­вештә ислам динен кабул итү­нең 1100 еллыгы уңаеннан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе үткәргән тантана ахырында татарларны Шәһри Болгар хәрәбәләре янына алып бардылар. Фәнни җәмәгатьчелек һәм милли интеллигенция өчен бу чара Идел Болгарстаны тарихын барлау трибунасына әверелде. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр һәм культуралар бәйләнеше, ислам дине йогынтысы белән татар халкының милләт буларак сакланып калуы турында да сүз булды.

Дөресен әйткәндә, заманалар шомлы иде. Алма-Ата, Сумгаит һәм Ферганада  “яңа тарихи берлек” дип саналган совет халкының нигезен какшатырга керештеләр, бөтен регионнарда милли оешмалар барлыкка килеп, рус булмаган халыкларның телләренә һәм мәдәниятенә игътибар даулый башладылар. Бу мәсьәлә буенча ЦК пленумы утырышы әзерләнә башлады.

1989 елның январендә Куйбышевта оешкан “Туган тел” татар җәмгыяте дә мәш килеп төрле чаралар уздырып, татар якшәмбе мәктәбе оештырып йөри иде. Әлбәттә, ислам диненең рәсми рәвештә Идел буена килүен билгеләп үтмичә калмадык. Бу идеяне тәкъдим иткән һәм оештыру эшләрен башлап йөргән Мансур Ямалетдинов конференция оештыру комитеты җитәкчесе итеп тә билгеләнде.

КПСС өлкә комитетында да бу идеяне хуплап каршы алдылар. “Туган тел” әгъзалары белән бергә Сәяси агарту йорты (Дом политпросвещения) мөдире В.Ф.Грызлов та бик булышты. Без буклет-программа бастырып тараттык, Татарстан галимнәренә хәбәрләр, чакырулар җибәрдек, хәтта Ленинградта яшәүче Лев Гумилевка да шалтыраттык.

Оештыру комитеты – “Туган тел” оешмасы рәисе Рәшит Абдуллов, Шамил Галимов, Минәх­мәт Сәгыйров, Асия Ногманова һәм Әхмәт Нәфыйгин бик тырышып әзерләнделәр. Равил Яһудин кунакларны каршылау һәм кунакханәләргә урнаштыру чыгымнарын үз өстенә алып, ул вакытта зур акча булган бер мең сумын чыгарып салды.

ОблОНО белән килешү буенча, чарада өлкә мәктәпләре, институтлар, музей белгечләре, тарих укытучылары да катнашты. Афишадан күренгәнчә, бер көн алдан килгән кунаклар өчен татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да уздырылды. Сәяси агарту йорты гомерендә күрелмәгән-ишетелмәгән татар сүзе, татар җыры яңгырады, ак яулыклы апалар, түбәтәйле ир-атлар хөкем сөрде, Куйбышев мәчете имамы Вагыйз Яруллин, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары  да биредә. Кызганычка, авыруга сабышкан Лев Николаевич безнең конференциягә килә алмады, сәламләү телеграммасы белән генә чикләнде. Ә менә Р. Гыйльманов, СССР фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих профессоры А. Халиков, милли хәрәкәт активистлары чыгыш ясап, Идел буе халыкларының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен торгызу проблемалары, фәнни тарих стереотиплары, Көнчыгыш Европа һәм Идел-Кама Болгарстаны татарларының өйрәнелеп бетмәгән тарихы, идеологик наданлык турында сөйләделәр.

Шул ук сүз, тик фәнни нигездә, 9 сентябрьдә пленар утырышта да дәвам итте. “Идел Болгарстаны: тарих һәм дин” дип аталган төп доклад белән чыгыш ясаган А. Халиковның чыгышын ИЯЛИ белгечләре Г. Ибраһимова, Ф. Хуҗин, Г. Дәүләтшин, И. Якимов һәм Р. Вәлиев тулыландырып, борынгы Болгар дәүләтендә хуҗалык алып бару ысуллары, Киев Русе, Урта Азия, Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. ДУМЕС вәкиле Рәшит хәзрәт Гыйльманов исә телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда ислам дине әһәмиятен дәлилләде.

Җирле тикшеренүчеләрнең чыгышлары крайны өйрәнү мәсьәләләренә багышланган иде. Танылган археолог, дәү­ләт университеты доцен­ты Г. Матвеева Куйбышев һәм Ульян өлкәләрендә безн­ең эра­ның I меңенә караган Болгар истәлекләрен барла­ды, профессор Петр Кабытов ХVI – ХVIII гасырларда Самара краеның төньяк җирләрен үзләш­терү буенча чыгыш ясады.

Дөрес, фәнни яктан кара­ганда, бу чыгышларда ачышлар булмады, тарихи даирәләрдә эшләүчеләр бу мәгъ­лүмат­лар­ны элек тә белә иде. Конфе­ренциянең әһәм­ияте баш­када — Советлар чорында берен­че мәр­тәбә дәүләт тарихы дин белән, ислам пробле­малары белән бәйләнештә күрсәтелде. Бу, әлбәттә, үз­гәртеп кору чорында гына мөмкин булды. Мәктәп, институт укытучылары гомерләрендә беренче мәртәбә “башка тарих” фактларын ишеттеләр. Конференция замандашларыбызга Идел буе тарихын башкача күрергә, бу җирләрдә яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне күзалларга, бүгенге чор проблемалары белән бәйләнешен күрергә мөмкинлек бирде. Бигрәк тә бу конференциянең Казанда түгел, ә мөселман динендәге кешеләр саны күп булмаган Куйбышев өлкәсендә үткәрелүе игътибарга лаек. Татар тарихын өйрәнүче күпсанлы танылган тарихчыларны бергә күрү дә гаҗәеп хәл иде.

…Бу эшне без егерме елдан соң гына дәвам итә алдык. 2008 елның ноябрендә «Икътисад» журналы чыга башлауның йөз еллыгына багышланган фәнни конференцияне ислам тарихы тикшеренүчесе Иршат хәзрәт Сафин үткәргәннән соң, андый конференцияләр даими рәвештә үткәрелә башлады. Мисал өчен, үткән елның октябрендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Самара краенда милли басмалар йөз еллыгына багышланган конференция үткәрде. Ә киләсе елда Татарстан Автоном Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына әзерләнәбез.

Шулай да, фәнни конфе­ренцияләрнең әһәмиятен алай ук зур бәяләргә кирәкмидер, дип уйлыйм. Алар илебездә яшәүче төрле милләт халык­ларына карата мөнәсәбәтне үзгәртә алмый, штамплар совет дәреслекләреннән хәзерге дәреслекләргә күчеп утырдылар. Узган утыз елда уңай якка үзгәрешләр булуына карамастан, Россия хөкүмәтенә кергәнче мөстәкыйль яшәгән халыкларга карата, нигездә, негатив караш сакланып килә.

Ул гына да түгел, соңгы елларда кайбер гуманитар дис­­ципланалар буенча дә­рес­лекләр православ дине канун­нарына туры китерелеп языла. Мәсәлән, православ дине изгеләре эшләгән галә­мәтләр дәреслекләрдә со­циаль-икътисади аспектка кара­ганда да күбрәк урын алып тора. Бу аңлашыла да: тарих фәне безнең илдә гаять сәя­сәтләштерелгән, тышкы һәм эчке сәясәт таләп иткән бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Ә бу вакытта миллионлаган балалар халкыбызның тарихи хә­те­реннән читләшеп үсәләр, бер­ничә гасыр гына элек яшәгән  ата-бабаларының кем булганын, ничек яшәгәнен белә алмый­лар.

… Утыз ел элек Сәяси агарту йортында узган конференциядә дәүләт органнарын, бигрәк тә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләрен, фәнни һәм милли җәмәгатьчелекне бер­ләштерүче, яшьләрне тәр­бияләү юлын күрсәтүче, тарихи хәтеребезне яклаучы, төрле милләт халыкларының телен һәм мәдәниятен сак­лау­чы конкрет документ кабул ителгән иде. Кызганычка, аның күп положениеләре әле дә тормышка ашырылмаган. Шуңа да карамастан, 1989 елның сентябрендә үткән конференция, заманасына күрә, Самара татарлары милли хәрәкәтенең зур уңышы булып истә калган.

Конференция 1989 г.

Фаяз Хуҗин чыгышы. Залда сулдан беренче — Рауза Яһудина, уңнан беренче — Фәрхәд Мәхмүтов

Афиша конф. 1989

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 1389

Комментирование запрещено