
Бу Коръән 1800 елларда басылган, дип фаразлыйм. Мин — ул Коръән Китабын укыганнарын тыңлап үскән бала. Мине күбесенчә әниемнең әнисе – Хәтимә әбием тәрбияләде. Ул дини белемле кеше иде, чөнки әти-әниләре дә тирән гыйлемгә булганнар.
Әбием Хәтимәне дә авылыбызда мәҗлесләргә чакырып, Коръән укуын сорадылар. Ул бик шатланып, үзенең шул Китабын ак яулыкка төреп, барлык табын халкын сөендереп, Коръән укый торган абыстай иде. Ә инде өйдә аны укырга тотынгач: “Әйдә, балам, башыңны итәгемә куй. Мин
укыйм, ә син тыныч кына тыңлап ят”, — дияр иде. Әбием үлгәч, мин ул Китапны югалттым. Күп кешедән сорап карадым. Кем дә белми. Үзем дә Коръән уку бәхетенә ирешкәч, ул Китапны сагынып яшәдем.
Әбиемнең үлгәненә 38 ел була. Бер көнне шундый шатлыклы хәл булды. Иң якын туганым Мәүҗүдә апам әбием Хәтимәнең бертуган энесе Закир абыйның кызы була. Закир абыем сугыштан кайтмый. Курск шәһәрендә һәлак була. Аның өч баласы – Мәүҗүдә, Сания, Сәйдә һәм хатыны Зәрифә кала.
Менә алар гаиләсендә сакланган икән нәсел Коръәнебез. Әбием үлгәндә, Мәүҗүдә апам аның янында була алмады. Шуңа күрә мин аңардан Коръәннең кайда икәнлеген сорамадым да.
Тик 38 елдан соң гына апам, Коръән эченнән минем кулым белән язылган 1968 елгы лоторея билетларын тапкач, миңа әйтергә булган.
Бер көн мин авылга кайткач, каршыма Коръән Китабын тотып чыкты. Мин хушымны югалта яздым. Әбиемнең итәгенә ятып тыңлаган Коръән Китабы бит бу! Аны әбием энесе Закирның хатыны Зәрифәгә биргән булган, дип фаразлыйбыз. Зәрифә әби үлгәч, аны апам Мәүҗүдә кадерләп саклаган. “Бу Китап минем әтиемнең дә кул җылысын саклый бит”, — ди ул.
Шулай итеп, нәсел Китабыбыз безне шатландырды. Мәүҗүдә апамның әтисе Закир абый, минем әбием Хәтимәнең әти-әнисеннән калган әманәт.
Апам миңа: “38 ел буена бу Коръәнне укучы булмады. Ал, кызым, син укы”, — дип. Китапның таушалып беткән битләрен сыйпап туя алмадым. Бөтен гомерем күз алдымнан үтте. “Ясин”, “Тәбарәк” сүрәләре язылган битләр тетелеп беткәннәр.
Гает кичендә күз яшьләрем аша нәсел Коръәнебездән сүрәләр, аятьләр укып, әби бабаларымның, бөтен кавемнең рухына дога кылдым. Сез башлаган эшегезне дәвам итүчеләр бар, тыныч ятыгыз, дидем. Аллаһы бирсә, бу Коръән Китабыбыз киләсе буыннарыбызны да берләштерсен иде. Тирән уйга калдым. 200 ел кулланылган Коръәнне инде кемгә тапшырырга?
Ничек, кемне Коръән уку биеклегенә күтәрергә? Тарихи Коръән миңа бик мөһим бурыч куйды…
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Иске Мастяк – Самар.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1055