Гомер буе кеше уйлый:
Мәхәббәт ни була ул?
Берәүләр өчен мәхәббәт -
Таң атканчы утыру.
Ә икенчеләр өчен бит ул -
Сөйкемле матур йөзләр,
Елмаеп торган иреннәр,
Күзгә караган күзләр.
Өченчеләр мәхәббәтне
Таба үз гаиләсендә.
Күпчелекләр баш вата -
Менә шундый тамаша.
Һәр кеше үзенчә аңлый…
Эх, мәхәббәт шәп нәрсә!
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Бу дөньяда ләбаса.
Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).
Просмотров: 1266
Рәхмәт сезгә минем шигри юлларымны бастырып чыгарганга. Шулай ук аларны укучыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Чын күңелдән зур рәхмәтләр.