“Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленең 50 еллыгына багышланган серияне дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга күп еллар ансамбльнең баянчысы булып хезмәт иткән мәрхүм Наил Нурмөхәммәтов турында язма тәкъдим ителә. Быелгы октябрьдә аның вафатына бер ел тулып узды. Аның талантына мөкиббән якташларыбыз музыкантны яхшы сүз белән искә алсыннар иде.
Астагы мәкаләне “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе булып эшләгән Исхак Апанаев (ул да мәрхүм инде) 2000 елда язган иде. Шул вакыттан Наил Нурмөхәммәтовның иҗади эше сүрелә башласа да, ул ансамбльдән бөтенләйгә аерылмады. Зур гастрольләр, Сабан туйлары вакытында сәхнәгә чыгып, нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә иде. Без ансамбльнең җитәкчесе Илгиз абый Колючев белән “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китабы өстендә озак эшләп, ниһаять, 2017 елда бастырып чыгаргач, мин Наилне соңгы мәртәбә күргән идем. “Чайка” мәдәният йортында узган концерт тәнәфесендә, минем турыдан узып барганда, башын күтәрмичә генә: “Китап шәп килеп чыккан. Булдыргансың”, — дип узып киткән иде. Никтер Наилнең кеше ишетмәслек шушы сүзләре икееллык хезмәтемә зур бәя булып яңгыраган иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Наил НУРМӨХӘММӘТОВ — Самара төбәгенең атаклы баянчысы. Татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров башкарган «Кара урман», «Ромашкалар», «Җырланмаган җыр», «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Керфекләрең синең нигә кара», «Китмә, сандугач» һәм башка бик күп җырларга үзенчәлекле аранжировкалар язган автор ул. Наил белән мин Металлурглар мәдәният сараенда, чираттагы репетициядән соң очрашып, аның музыка дөньясына ничек кереп китүе, яшь җырчыларны ничек әзерләве турында сораулар бирдем.
- “Ялкынлы яшьлек”кә Сез кайсы елны килдегез?
- Хәрби хезмәттән кайткач кая барырга, нишләргә дип бераз уйланып йөрдем дә, “Ялкынлы яшьлек”кә баянчы кирәк булуын ишетеп, бәхетемне сынап карарга булдым. Бик тә музыкант буласым, зур сәхнәдә чыгыш ясыйсым килә иде. Ләкин мине бик тиз борып җибәрделәр, безгә музыкаль белемлеләр кирәк, диделәр.
Ике елдан соң кабат барып карадым. Бу юлы, баянда уйнавымны тыңлап карагач: “Кабул итәбез”, — диде ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Колючев.
Шулай итеп, хыялым тормышка ашты һәм менә ансамбльгә килүемә егерме елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Дөрес, киткәләгән чакларым да булды. Ләкин барыбер әйләнеп кайттым. “Ялкынлы яшьлек”сез яшәп буламыни? Егерме ел эчендә күпме яшьләребез татарча җырларга, биергә өйрәнделәр. Моннан да зур шатлык бармы икән? Кемнедер җырларга өйрәткәнмен икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән.
- Наил, татар музыкасы серләрен аңларга Сезне кем өйрәтте?
- Сәнгать дөньясына мәхәббәт миндә балачактан тәрбияләнгән. Дөресрәге, җырга, музыкага сәләт нәселдән килә. Әниемнең җырлаганын тыңлаган бер генә кеше дә битараф калмый иде. “Сания апа, җырла инде!” — дип авылдашлар еш кына сорап җырлаталар иде аны. Сизгер җанлы, киң күңелле, кеше белән уртак тел таба белгән әниемне туйларга чакырганда түргә, кодалар янына утырталар иде. Аның белмәгән җыры булмагандыр, мөгаен. Ул хәзер дә, 73 яшендә булуына карамастан, Хәния репертуарындагы күп җырларны башкара ала. Мин анын җырларын ишеткән саен рухи дәрт алам.
Армиягә киткәнче мин татарча бер кәлимә сүз дә белми идем. Татар музыкасын, татар телен шунда өйрәнергә насыйп булган икән. Чехословакиядә миңа Татарстаннан, Башкортостаннан алынган солдатлар белән хезмәт итәргә туры килде. Иң якын дустым булып киткән Инзил Әгъзамов гармунда уйнарга, җырларга, биергә һәвәс егет булып чыкты. Мин дә аңардан татарча сөйләргә дә, баянда уйнарга да, җырларга да өйрәндем. Балачактан салынган оеткым да булгандыр инде.
Тугыз яшемдә Самара шәһәренең «Родина» мәдәният сараенда бию түгәрәгенә йөргән идем. Ә инде сигезенче сыйныфта укыганда мине шунда баянчы итеп чакырдылар. Хореограф Николай Семенович Казаков белән авиация техникумында укучы егетләр һәм кызларны биергә өйрәтә идек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, өлкә конкурсында халык биюләре белән катнашып, беренче урын яулаганыбызны хәтерлим.
Үземнең сәнгать техникумында укырга теләгем зур булса да, тормыш мәшәкатьләре музыкаль белем алырга мөмкинлек бирмәде.
— Наил, «Ялкынлы яшьлек»кә килүче яшьләргә нинди таләпләр куела?
— Җырларга теләгән кешенең матур тавышлы булуы — төп шарт. Моң, яхшы хәтер булу, тамашачы белән элемтәгә керә белү шулай ук мөһим сыйфатлардан саналалар. Җырлау осталыгына ирешү бик зур көч таләп итә. Беркемгә дә җырлау осталыгы үзеннән-үзе генә килгәне юк. Кайберәүләр җырчыларга җиңел һөнәр ияләренә караган кебек карыйлар әле. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров туган авылына кайткач, бер агай аңардан: «Илһам, син әле тәки эшләмичә, җырлап кына йөрисең икән, эшкә урнашырга җыенасыңмы соң?» — дип сораган булган, диләр.
«Ялкынлы яшьлек»нең бүгенге җырчылары Фәридә Зиннәтуллина, Руфия Җиһангирова, Илнур Алтынбаев, Радик Газизов һәм башкаларга бер чыгып җырлар өчен күпме көч куярга туры килгәнлеген үзем генә беләм. Тамашачыга бу күренми бит. Факия һәм Фәния Зыятовалар, Рәсимә Бикбаева кебек көчле һәм моңлы тавышлы җырчыларыбыз бар иде. Хәзер андыйларны эзләп табуы ансат эш түгел. Гомумән, татар дөньясында популяр саналган Салават, Хәния, Хәмдүнә, Зәйнәп кебек җырчыларыбыз да Илһам абый һәм Әлфия апа биеклегенә күтәрелә алмадылар әле. Үзешчән сәнгатьтә дә нәкъ шулай.
— Быел «Ялкынлы яшьлек»нең утыз еллык юбилеена багышлан, Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Академия театры сәхнәсендә чыгыш ясаганда, татар эстрадасының әйдәүче җырчысы Салават Фәтхетдинов, ансамблегезнең җырчысы Гүзәл Фәхретдинованы үзенең җыр театрына эшкә чакырып алган икән, дип сөйләгәннәр иде. Әллә инде сез Салават өчен дә артистлар әзерләп бирә башладыгызмы?
— Әйе Гүзәл Фәхретдинованың тавышы матур. Сәхнәдә үзен нәзәкатьле тота белә, җырлавы да тигез, моңлы. Халык Салават, Илһам Шакиров кебек борын аша жырлаучыларны күбрәк ихтирам итә бит. Шушы сыйфатлары өчен Гүзәлебезне Салават үз театрына алгандыр да инде. Белмим, аның киләчәге нинди булыр, иҗатында уңышлар гына телисем килә.
— Кайберәүләр сезнең белән эшләү бик авыр, диләр. Бу дөреслеккә туры киләме?
— Башкалар кебек үк мин дә Алла бәндәсе бит. Һәркемнең уңай яклары булган кебек тискәре яклары да бар. Минеке дә шулай. Ләкин ялганны, икейөзлелекне өнәп бетермим. Ансамбльгә килгән яшьләр белән үземчә, катгый принциплардан чыгып, эш йөртәм. Кешенең җырларга сәләте юк икән, нигә аны көчләп өйрәтергә? Башка шөгыль сайласын. Сәләтле кешене, авыр булса да, җырларга өйрәтәсе килә. Кайсыбер очракларда бер җыр өстендә айлар буе эшләргә туры килгәли. Сәнгать кухнясында бу гади күренеш.
Иң сәләтле җырчылар да көнне-төнгә ялгап әшләмәсәләр, аларның талантлары йомылып кала, юкка чыгачак.
— Гаиләгез турында бер-ике сүз әйтсәгез иде?
— Мин бик яшьли өйләнгән идем. Беренче хатыным белән озак яшәргә туры килмәде. 1982 елда икенче тапкыр өйләндем. Мин аны Свердловск шәһәреннән алып кайттым. Хаҗәр тумышы буенча Башкортостаннан — Салават Фәтхетдиновның туган авылы Ак Сәет янындагы Гарабаш авылыннан. Хәзер ике балабыз үсә. Улым Рөстәмгә — 17, кызым Гөлнарага — 16 яшь.
Дөресен әйткәндә, мин кирәгеннән тыш юмарт кеше. Комсыз була белмим. Хәзерге кырыс заманда, бигрәк тә Самара кебек зур шәһәр шартларында бу холкым кыенлыклар тудыра, һәрбер нәрсәнең чамалы булуы әйбәт шул. Ярый әле әнием, хатыным йогынтысы белән бөтенләй югалып калмаганмын, кире юлдан китмәгәнмен. Алар янымда булмаса, миңа берүземә яшәүләре тәмуг утына бәрабәр булыр иде.
Просмотров: 1125