Сеңелем Алия белән мин бәхетле, тату гаиләдә үстек. Моның өчен әтиебез Әсгать һәм әниебез Рәсимә Газизулиннарга бик рәхмәтлебез. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәнгә, мәхәббәт җимешләрен җил дә тидермичә, назлап-иркәләп үстергәннәрдер алар.
Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел, диләр. Бу парны да язмыш үзе таныштырган. Әниебез Камышлы районының Иске Ярмәк авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Шенталы медицина училищесына укырга керә һәм булачак әтиебезнең (бу вакытта ул армиядә була) сеңелесе Әлфиядә фатирда яши.
Бер елдан егет хезмәтен тәмамлап кайта. Шул ук көнне, иптәшләре белән кич йөрергә чыккач, бер төркем кызлар арасында чибәр, йөзендә һәрвакыт елмаю балкып торган булачак әниебезне күреп ала. “Йөрәгемдә ялкын кабызды бу кыз. Ничек тә танышасы иде үзе белән”, — дип уйлап куя. Өенә кайтса, ни күрсен, гашыйк булган кызы түрдә утыра. Аның өендә яшәгәнен белгән әтиебез моны язмыш бүләге кебек кабул итә. Бераздан кыз да аңа сөю хисе белән җавап бирә. Әниемнең практикасы башланыр алдыннан әти аңа тәкъдим ясый, ә әниебез риза була. Шул көннән башлап газиз кешеләребез кулга-кул тотынышып гомер юлыннан бергә атлыйлар. Әни 40 ел инде Шенталы хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. “Балаларны да, һөнәремне дә яратам, шуңа хезмәт кенәгәмдә дә бер генә язу”, — дип елмая әниебез. Ә әтиебез бүген янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Ул мәчеткә дә йөри, намаз да укый.
Әниебез һөнәренә мәхәббәт безгә дә күчте. Сеңелем белән икебез дә балачактан табиб булырга хыялландык. Әти-әниебез ярдәме белән Самараның медицина университетын тәмамладык. Моның өчен дә без чиксез рәхмәтле. Бүген мин педиатр, ә Алия эндокринолог булып эшлибез.
Әтиебез, ятим үскәнгәме, бик сабыр һәм көчле ихтыярлы кеше. Әнигә тел-теш тидерми. Без бала чакта тыңламасак та: “Әниегезнең сүзе хак”, - дип һәрвакыт аның ягын ала иде. Әниебез ачык йөзле, назлы сүзле, утсыз чәй кайната торган хатын. Ул һәр эшне әти белән киңәшеп эшли. Кайда гына барсалар да, нәрсә генә эшләсәләр дә, әти-әниебез гел бергә. “Без Чук белән Гек кебек”, — дип шаярта әниебез. “Юк, без Таһир белән Зөһрә кебек”, — дип коча аны әтием. Аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен күреп, сокланмыйча мөмкин түгел. Безгә, балаларына да, алар һәрвакыт гаилә бәхете телиләр иде.
Газизләребезнең теләкләре кабул булды. Сеңелем белән икебез дә татар гаиләләре кордык. Алия ире Айрат, кызлары Әминә һәм Ясминә белән Казанда, ә мин тормыш иптәшем Тимур һәм кызыбыз Камилә белән Самарада яшибез. Балаларыбыз әби-бабалары өчен үлеп тә китәләр. Ясминәнең теле “бабай” дип ачылды. Ә Камилә, әйткән сүздә тормасак: “Ә менә бабай әйтсә – эшли”, — дип безгә шелтә белдерә.
Сеңелем белән мин тормышта әнигә охшарга тырышабыз. Аның биргән киңәшләре, төпле фикерләре һәрвакыт ярдәм итә. Ә барыбыз бергә туган йортка җыелган көннәр чын бәйрәмгә әйләнә.
3 ноябрьдә әтиебез Әсгать Мөхәррәм улы һәм әниебез Рәсимә Насыйбулла кызының бергә гомер итүләренә 40 ел тула. Без, балалары, оныклары һәм туганнары, аларны шушы рубин туйлары белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Гомер буена туры юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен тормыш өлгесе, оныклары өчен үрнәк әби-бабай булып торалар. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына бик шатбыз. Әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!
Юлия АРСЛАНОВА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1106