“Бердәмлег”егезне югалтмагыз…

9

Әлфия АЙДАРСКАЯ (алгы рәттә сулдан өченче) белән очрашуда катнашучылар

Вакыт дигән нәрсә шул­ка­дәр тиз үтә ки, сизмисең дә. Әле кичә генә татар халкының күре­нек­ле җырчысы, компо­зиторы, Габдулла Тукай исе­мендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм та­тар опера сәнгатенә нигез са­лучыларның берсе булган Га­зиз Айдарскийның кызы, за­манында танылган балерина, бик тере һәм иҗат утында янып яшәүче Әлфия Айдарская “Бер­дәмлек” редакциясендә ку­накта булып киткән иде. Очрашуда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбе укытучылары, Са­мара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы акти­вист­лары катнашкан иде. Әлфия ханым әни­сенең һәм әтисенең иҗатын бар­лау һәм саклау турында сөй­ләде, кызыксындырган со­рау­­ларыбызга җавап бирде, ки­ләчәккә планнары белән та­ныш­тырды. Ул үзе язган ки­тап­ла­рын, композиторның “Би­би­сара моңнары” дип атал­ган җырлар җыентыгын бүләк иткән иде.

Менә Әлфия апа кабат Самарада. Бу юлы ул кайгылы миссия белән килгән. Тәүге очрашуда алар Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин белән бик нык дуслашып киткәннәр иде. Аның вафаты турындагы хәбәр Әлфия Газиз кызына бик нык тәэсир иткән. Чакыру алгач, ул беренче редакторыбызның елына аш­кынып килеп җиткән.

Әлбәттә, Казан кунагы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары, редакция хезмәткәрләре һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары белән кабат очрашырга да ризалыгын белдерде. Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортында, дустанә  атмосферада узды. Әлфия Газиз кызы аны бик тә җылы каршы алган самаралыларга рәхмәтен белдерде һәм яңа гына табадан төшкән “Мәңгелек юлында…” китабын бүләк итте. Басмада Сара Садыйкова турында газета-журналларда төрле елларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Анда Рәф­гать Әһлиуллиның да язмасы кергән.

- Рәфгать әфәнде белән танышып калганыма мин бик шатмын. Кызганыч, ул вакытсыз арабыздан китте. Милли җанлы, газета өчен янып-көеп яшәгән кеше иде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы-прозаик Нурислам Хә­сәнов та Рәфгать әфәнде турында бик җылы сүзләр әйтеп, сезгә сәламнәрен юлладылар.

“Бердәмлек”нең исеме җи­семенә туры килеп тора. Ул Самара өлкәсендә яшәүче татарларны берләштерә. Бүген безнең халыкка берләшергә, милли проблемаларны бер­гәләшеп хәл итәргә кирәк.

Ә Рәфгать Нәбиулла улы башлап җибәргән эшне дәвам итүләре өчен редакциянең бү­генге хезмәткәрләренә чын кү­ңелем­нән рәхмәт бел­де­рәм, — дип Әлфия Айдарская “Бер­дәмлек”нең баш мөхәр­­рире Эльмира Варфоломеевага “Мәң­­­ге­лек юлында…” китабын бү­ләк итте. Шундый ук бүләк өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әю­повага да тапшырылды.

Рәфгать абыебызның тормыш иптәше, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Фатыйма ханым: “Әл­фия Айдарская әтисенең һәм әнисенең иҗатларын про­­­па­гандалау, исем­нәрен мәң­­­ге­ләштерү буенча зур эш алып бара. Сара Садыйкова истәлегенә Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очра­шулар оештыра. Шун­дый­ларның берсенә быел мине дә чакырган иде, — дип сөйләде.

- Миннән еш кына, ни өчен концертларга билетларны тү­­ләүле ясамыйсыз, дип сорый­лар. Андыйларга, Сара Садыйкова иҗаты сатылмый,  дип җавап бирәм. Гомумән, сәнгать халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип саныйм, — дип сөйләде  Әлфия Газиз кызы.

Очрашуга килгән өлкә “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Асия Шәймарданова яшьлегендә Сара Садыйкованың тере тавышын ишетергә насыйп булуы турында хатирәләре белән уртак­лашты. “Бу 1959 ел иде. Мин Куйбышев филармониясенә  Сара Садыйкованың концер­тына эләктем. Ап-ак күл­мәктән, рояль янына басып, “Көтәм сине” җырын башкаруы бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта 8 сыйныф укучысы гына булсам да, бу җыр миндә нык тәэсир калдырды”. 

Чара истәлекләргә үрелеп барды. Ә Әлфия ханым Айдарская, юк-юк та, сүзне “Бер­дәмлек” газетасы проблемаларына, беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга борды. Редакциянең күптәнге дусты Разия Әюпова да: “Киләсе елга яраткан газетабызның 30 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан Рәфгать Нәбиулла улына, соң булса да, “Камышлы районының Мактаулы гражданины” исемен биреп булмасмы?” – дип сорап куйды. Эльмира Варфоломеева һәм чарада катнашучылар: “Бик яхшы тәкъдим бу”, — дип аның сүзләрен хупладылар. 

Ахырда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова чарада катнашучыларны  чәй өстәле артына чакырды. Анда да сүз Сара Садыйкованың иҗаты турында барды, җырлары яңгырады. Разия апа Әюпова мөхтәрәм кунакның җилкәсенә матур чәчәкле шәл-яулык япкач, Әлфия Айдарскаяның йөзе тагын да матураеп, яктырып киткәндәй булды. Аңа әллә нигә дә 94 яшь бирмәссең! Әлфия ханым самаралыларга, бу очрашуны оештырган өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюповага һәм оешма активисты Фатыйма Әһлиуллинага зур рәхмәтен белдерде.

9

Әлфия АЙДАРСКАЯ (алгы рәттә сулдан өченче) белән очрашуда катнашучылар

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено