Ренат Закиров: Фәрит Гыйбатдинов — татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес

5534Филармония залында «Мишәр» ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланган этник тамаша узды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров Фәрит Гыйбатдиновны татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес дип билгеләп үтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә мишәр татарларының «Кәрван мирас» этник тамашасында чыгышында әйтте.

Этник тамаша «Мишәр» ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланды.  Тамаша Казанда Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән узды. Котлаучылар Фәрит Гыйбатдиновны бүгенге чын татар кешесе үрнәге дип тәкъдим иттеләр. 

Татарстан һәм Чувашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновны сәхнәдән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мөфти Әлбир Крганов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм башкалар котлады.

Ренат Закиров Чувашстан татарларын XXI гасыр татар авылы моделен булдыручылар икәнлеген искәртеп узды. Биредәге татарларның архитектура һәйкәле булырдай мәчетләр салуын, мәктәпләренә ел саен йөзәрләгән бала керүен билгеләп үтте.

Ркаил Зәйдулла якташы Фәрит Гыйбатдиновка ТР Дәүләт Советы Рәисенең тәбрикләү сүзләрен һәм Дәүләт Советының истәлек билгесен тапшырды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 906

Комментирование запрещено