Яулыкларда – халык тарихы

1452Иске Усман авылы социаль реабилитация булегендә «Ак калфак»  оешмасы әгъзалары белән “Яулыкларда – халык тарихы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

Чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташа әлеге баш киеменең. Кичәне алып баручы белән шул сәхифәләр буйлап “сәяхәт кылабыз”.  Баксаң, Ру­сиядә яулык  ХVI-ХVII гасырда ук барлыкка килгән. Ул чагында аны “канаватка” дип атаганнар. Зур итеп, юка ефәк тукымадан теккәннәр. Кыйммәт булгандыр, мөгаен, мондый да зиннәтле әйбер. Тикмәгә генә мирас булып әнисеннән-кызына, әби­сеннән оныгына күчеп йөрмәгәндер. ХVIII гасырда инде яулыкларны чигү, бизәкләү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары да аптырап тормаган, яулыкны үзләре ал-ак ситсыдан теккән, менә дигән бизәкләрен дә чиккән. Кыскасы, барча осталыгын эшкә җиккән. Әлеге үтә гади баш киеме татар милләтенең үткәнен, катлаулы язмышын ачык чагылдыра бит, уйласаң.

14521453 1454

Элекке заманнарда безнең әбе­кәйләр башларына өрпәк (өчпоч­маклы яулык) һәм дә тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргән икән. Әмма, фабрикада эшләнгән япмалар таралу сәбәпле, өрпәк-тастар кулланыштан төшеп калган. Фабрикада җитештерелгән дүртпочмаклы яулык  көндәлек баш киеменә әверелгән. Татар хатын-кызлары аны үз милли гореф-гадәтенә, йоласына яраштырып бөркәнә. Ягъни, ике янәшә почмакны ияк астына бәйләп, яулыкны аркасына таратып төшерә. Димәк, баш-муен, ияк, арка-иңнәр  кап­лана. Хатыннардан аермалы буларак, кызлар яулыкны артка чөеп бәйли. 

Искитмәле хәл: гади генә яулык үз чорының  серләрен ачып салырга да сәләтле. Мисалга, нәфис ефәк җепләр белән чигелгән өрфиядәй ак яулык гүзәл затның сафлык билгесе саналган. Ә шәльяулык үз иясенең нинди катламга каравына  да ишарә­ләгән.

“Башыңа япкан яулыгың яңа яуган кар кебек”, диелә халык җырларының берсендә. Нинди матур чагыштыру! Яулыкның төсен саф-пакь карга тиңләү очраклы түгел. Татар миллә­тендә элек-электән ак төскә мәдхия җырлана. 

Аклык – пөхтәлек, рухи чисталык билгесе. Гомердә яхшысын да, яманын да кичергән, каты сынаулар алдында тез чүкмәгән татар хатыны олыгайгач та ап-ак төскә тугрылык саклый. Дога кылып, илгә тынычлык, балаларга тәүфыйк теләп утырган әбекәйнең дә башында ак яулык булыр.

Сөенечкә, яулык-шәл ише күркәм баш киемнәре модадан чыкмый. Аларны матур итеп бәйли-ябына белүчеләр һәрвакыт ыспай-пөхтә булып күренә. Гомумән, яулык бөркәнгән замана туташлары чиксез соклану хисе уята.

Бигрәк тә килешә сылукайларга салават күпередәй аллы-гөлле япмалар! Түтәл­ләрдә үсеп утыручы назлы чәчәкләрмени!

Катнашучылар игътибарына видеоязмада тәкъдим ителгән  яулык ябыну ысул-алымнарына кагылышлы осталык дәресе ихлас кызыксыну тудырды. Төрлечә кулланып була икән лә яулыкларны, шәлләрне! Үтә таләпчән яшьләр ихтыяҗын да канәгать­лән­дерерлек.

Төрле милләт сылулары арасында да элек-электән абруй казанып өлгергән бүгенге шәльяу­лыклар. Йомшаклыгы, җылылыгы, нәфислеге белән дан-шөһрәткә күмелгән Ырынбур шәлен кем генә белми икән? Чегән, һинд, япон халык киемнәрендәге бизәк-үрнәкләр дә мода белгечләрен яңа ачышларга рухландыра. Ә тарихыбызны яктырткан, җырларда искә алынган француз яулык? Әйе, яулыкларда тарих чагыла…

Ә гасырлар төпкеленнән бүгенге көнгәчә яши бирүче баш киеме хушлашырга һич уйламый. Киләчәге дә ярыйсы өметле аның. Яңадан-яңа үрнәкләр белән куандырыр, гаҗәп­ләндерер әле кием-салым өлкәсендә иҗат итүче­ләребез.

Мода галиҗәнап­ләре вакыт-вакыт әйләнеп кайтучан бит ул. Нәкъ тарих тәгәрмәче кебек. Иң мөһиме — күңелләребез, хыялларыбыз ак яулыктай керсез һәм чиста-пакь булсын. Йөрәкләргә тузан-сөрем кунмасын, бәгырьләр таштай катмасын. Эчке рухи байлыгыбыз тышкы кыяфә­тебездә дә чагылыш тапсын. “Кием – күңел көзге­се”, ди ич әнә халык мәкале дә.

Иске Усман авылының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1111

Комментирование запрещено