Бу көннәрдә Самарда “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза (ФОТОРЕПОРТАЖ)

54cdb793-b843-4498-ba39-98c3866ba65aБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Самар өлкәсе иҗтимагый оешмалары белән берлектә кичә-бүген, 12-13 ноябрь көннәрендә, “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” исеме астында күчмә утырыш уздыралар. Әлеге чарада  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан вәкилләр катнашалар. 

Кичә хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылында балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар.

0151

Бүген, 13 ноябрьдә, Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә утырышның секцияләре һәм «Заря» мәдәният йортында пленар утырышы узачак. Шулай ук бүген хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнашачаклар.

Шулай ук «ак калфаклы»лар өчен өйрәтү дәресләре (калфак тегү һәм чигү, сӛлге чигү, Шамаил чигү, йоннан панно эшләү, бавырсак һәм кош теле пешерү) үткәреләчәк. Алар Татар гаиләләрендә кунак итү гореф-гадәтен дә күрә алачак.

01e36078-c644-4fb4-9539-facc38a56e21 05d3874a-9a84-4fcf-a21e-d0bc27367830 6ce3cdb6-cc91-471c-a97c-e7e05f261669-1 15f1922c-869a-4e58-b332-fc6da81a4681 17a2e5d6-c503-4ad5-a6b8-11fefb97a10a 54cdb793-b843-4498-ba39-98c3866ba65a 0151 549db42d-8e6e-407a-86f5-f29a0cbbdb91 9197d665-07ce-411a-81c8-f05cfcd9b7bf 41835e70-1295-4766-91d7-de4af2679603 65497212-783f-426e-a57b-8905f6297991 abec65ed-5caf-460f-be24-a107a03cafb7 ad48a3d0-35b1-4134-895e-53e305f9e9ae c0bed9b8-f654-41a4-a8d4-75120c7b3214 c54e6a7a-1616-46ea-84fc-1a9b5e362a67 d56e9201-e254-49f2-9143-dcba16095867 dc218a58-4e6d-48b6-8338-620af69cec7b ded62b7e-f3df-4068-bfae-90f484610d70 e42e1733-efba-4f93-887d-27dd9a82c07f faddb933-043e-4b8a-a00a-b0812cf4f066 fd40cd5a-0291-4d79-8bd4-8030ca264497

Просмотров: 1240

Комментирование запрещено