Дети исполняют либо старые песни, либо песни, предназначенные для взрослых, отметил депутат.
Депутат Госсовета РТ Ркаил Зайдулла заявил о нехватке детских песен и сборников татарских песен. Эту проблему завлит Нижнекамского государственного татарского драмтеатра имени Туфана Миннуллина затронул сегодня на заседании парламентского Комитета по образованию, культуре, науке и национальным вопросам.
«Сейчас для детей песни практически не пишутся, раньше их было очень много. Я помню 1980-е – 1990-е годы, когда было много конкурсов для детей. Сейчас дети исполняют либо старые песни, либо песни для взрослых о любви и о других чувствах. Кроме того, очень мало издается сборников татарских песен, в том числе текстовых», – отметил Ркаил Зайдулла.
Первая замглавы Минкультуры РТ Юлия Адгамова признала, что проблема с созданием новых детских песен существует. «Действительно, есть такая проблема. Поэтому в рамках 100-летия ТАССР у нас объявлен конкурс на создание произведений искусства, в том числе для детей. Предусмотрен грант, – отметила она. – В ноябре заканчивается подача заявок».
Представитель Минкультуры РТ также подчеркнула, что к 100-летию образования ТАССР будет запущен музыкально-информационный портал «Век татарской музыки».
«Общаемся с диаспорами, они говорят, что им нужны ноты. На портале будет представлен в том числе и нотный материал, – заметила она. – В части издания сборников татарских песен и распространения их за пределами республики – такой вопрос есть, и мы над ним работаем. Эта проблема существует, и она очень актуальна для людей, проживающих за пределами республики».
Ранее ИА «Татар-информ» сообщало, что Кабмин РТ утвердил гранты для создания произведений искусства к 100-летию ТАССР на общую сумму около 15 млн рублей.
***
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла балалар өчен җырлар булмау проблемасын күтәрде. Бу хакта сүз парламентта комитет утырышында барды.
“Милли музыка мәсьәләсе борчый. Балалар өчен язылган җыр җыентыклары җитми. Элек 1980-1990 елларда балалар өчен язылган җырларга конкурс уздыра иделәр. Мәктәпләргә, музыка училищеларына барабыз, хәзер балалар я элекке җырларны, я олылар өчен мәхәббәт җырларын башкара. Булган җырларның да җыентыклары сирәк чыга. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә җыр дәресләре дә керми бит”, — диде Ркаил Зәйдулла.
Ул совет заманында композиторлар шагыйрьләр, җырчылар белән хезмәттәшлек иткәнен искәртте. “Төрле җырлар булгандыр инде, барысы да шедевр түгел. Хәзер дә рәхәтләнеп башкарып булырдайлары бар, тик алар гына җитми”, — ди депутат. Ул Мәдәният министрлыгы инициативасы кирәклеген әйтте.
Ркаил Зәйдулла элек сәнгать советлары булганын искәртеп үтте. “Талантлы һәм кырыс кешеләр утыра иде. Радиода хәтерлим Сибгат Хәким, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаровлар, зур шагыйрьләр, композиторлар җырларны тикшереп утыра иделәр. Хәзерге җырларны тыңлыйсың, алар бит истә дә калмый”, — диде утырыштан соң журналистларга.
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова “Татар музыкасы гасыры” порталында нота җыентыклары булачагын әйтте. Шул рәвешле, республикадан читтә яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачагын билгеләп узды. Ркаил Зәйдулла нота җыентыкларының кәгазь вариантлары да кирәклеген белдерде.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.
Просмотров: 870