Бөтендөнья татар конгрессы Мәүлид бәйрәменә чакыра

6e9f719b32ca8c93127c927cf65e3a69Биредә «Илаһилар» иҗат төркеме чыгыш ясаячак.

Бөтендөнья татар конгрессы Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне уңаеннан зур кичә оештыра. Кичә 30 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында узачак. Бу хакта конгресс сайтында хәбәр ителә.

Биредә «Илаһилар» иҗат төркеме чыгыш ясаячак. Алар мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарачак. 20 кешедән торган төркемнең җитәкчесе — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Афарим Акчурин.

Мәүлид кичәсе 30 ноябрьдә көндезге сәгать 12:00 башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 754

Комментирование запрещено