2019 ел. Ноябрьнең утызы. Самарның «Яктылык» исемле мәктәбендэ гажәеп олуг тантана узды.
Мәктәпнең актлар залы халык белән шыгрым тулы. Тарихта беренче мәртәбә Самарда Казан Федераль Университетының татар хоры чыгыш ясады. Самар тамашачысы хорның нәрсә икәнен инде оныткан иде! Барлык җырларга тукталмасам да, берничәсен эйтми мөмкин тугел!
Концерт «Собханалла» исемле жыр белэн башланып китте. Сузләрен атаклы шагыйребез Роберт Миннулин язган.
Хорда шау яшьлэр.
Шуңа да «Татарстан яшьләре» исемле җыр гимн биеклегендә яңгырады. Авторларынын берсе — Флера Низамова. Беренчедән, Флера — талант иясе! Икенчедэн, гомерен «Татарстан яшьләре» гәҗитәсенэ багышлаган журналист. hәр сузе — алтын бөртеге!
Мәшhур Тукаебызнын «Тәфтиләуе» татар моңына мәдхия. Җырларын санап тормыйча композиторларның исемнәрен генә әйтик. Салих Сәйдәшев,Рестәм Яхин, Ринат Еникеев, халык жырлары. Бу композиторларның җырларын бүгенге сәхнә чыпчыклары кутәрә алмый!
Римский -Корсаковнын «Шәхризадәсе»- шедевр!
Безнең хәлдән килмәгән җыр юк дигәндэй «бискэ» италйан жырын башкардылар.
Хор дигәч тә, алар катып калган формат тугел. Сольный чыгышлар, дуэт, трио … hәр җырчыга үзен күрсәтергэ мөмкинлек бирелгән.
Штамп юк. Хәтта татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры да, ахырдан түгел, уртада зал тулы халык басып җырлады. Монысы да табыш!
Бу очрашу коры концерт карау гына булмады. Тамашачылар микрофонга чыгып фикерләрен әйттеләр. Өлкән сыйныф балалары студентларга сораулар бирделәр. Соңыннан зур аш табыны оештырылды. Тагын ике сәгать тәмле-томнар белән сыйланып, үгет-нәсыйхәт тыңлап, китап сүзе ишетеп, Коръән авазларына мөкиббән булып яшьләр табыны тугәрәкләнде. Барлык чыгымнарны үз җилкәсенә эшбатыр Рубен Сабирҗанов алды.
Шамил БАҺАУТДИН.
Просмотров: 1128