Лина Арифуллина: Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам

l_8d50ec02Быелгы «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры — Лина Арифуллина.         

«ТЭФИ», «Овация» премиясе иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифуллина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.

«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», — диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме — бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», — диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.

Лина (чын исеме Линура) Арифуллина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары — «Фабрики звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы. «Корпорация звезд» китабы авторы.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 968

Комментирование запрещено