Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Урамда ап-ак кар явып, буранлап тора. Безнең өйдә бүген чын бәйрәм. Караучыбыз, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчесе Нәфисә апай Гатауллина тормыш иптәше, мал табибы булып эшләүче Рамил абый белән безгә лесхоздан чыршы алып кайтып бирделәр.
Чыршы түр башына менеп басты. Аны матур кызлар - Камышлы районының китапханәсендә эшләүче Римма Галимуллина һәм Зөлфия Яруллина бизәделәр. Бүлмәләрдә елтыр-елтыр, җем-җем килеп утлар яна. Әтием белән бергәләп матурлыкка сокланып, шатланып утырабыз хәзер.
Аллаһының рәхмәтләре яусын шундый матур чыршылар үстерүче лесхоз эшчәләренә, чыршы алып кайтучы социаль хезмәткәр Нәфисә апайга, аның тормыш иптәше Рамил абыйга һәм өебезне бизәп киткән Римма Галимуллинага, Зөлфия Яруллинага.
Әтием һәм мин барчагызга рәхмәтләребезне белдерәбез, якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән тәбриклибез.
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык-моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА һәм аның әтисе Минзакир.
Камышлы районы, Бозбаш авылы.
Просмотров: 921