Минниханов не исключил свое участие в выборах Президента РТ в 2020 году / Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде

add6b08793463ad706673720Нужно достойно доработать нынешний срок и только потом думать о новом выдвижении, отметил Президент РТ.

Рустам Минниханов не исключил своего участия в президентской кампании 2020 года. Об этом Президент РТ рассказал журналистам на итоговой пресс-конференции.

«Я не могу сам выдвигать себя в Президенты, у меня таких полномочий нет. Могу лишь согласиться или нет, если меня выдвинут», — объяснил Минниханов.

Он добавил, что выборы первого лица — важный вопрос для всей республики. Тем не менее сейчас следует сфокусироваться на достойной отработке текущего срока президентских полномочий, подчеркнул Рустам Минниханов.

«Еще не завершен этот год, мой [оставшийся] срок — 9 месяцев. Нужно хорошо его доработать. Потом видно будет. Но это [участие в выборах] не исключается, если такая возможность есть», — заключил Президент Татарстана.

Ранее руководитель республиканского парламента Фарид Мухаметшин сообщил, что татарстанские единороссы готовы выдвинуть кандидатуру Минниханова на пост Президента РТ.

 Егор НИКИТИН.

tatar-inform.ru

***

Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк, диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашачагын инкарь итмәде. ТР Президенты йомгаклау матбугат конференциясендә журналистларга шулай дип белдерде.

«Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта алам», — дип аңлатты Миңнеханов.

Ул Президент сайлауның республика өчен мөһим мәсьәлә булуын әйтте. Хәзерге вакытта Президент вәкаләтләренең агымдагы срогында лаеклы эш күрсәтү турында уйларга кирәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Әле бу ел төгәлләнмәде, минем 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карабыз. Әгәр шундый мөмкинлек туа икән, сайлауда катнашу ихтималын кире какмыйм», — дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан «бердәмроссиялеләре»нең Миңнеханов кандидатурасын ТР Президенты вазифасына тәкъдим итәргә әзер икәнлекләре хакында хәбәр иткән иде инде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 861

Комментирование запрещено