Уходящий год в жизни уммы запомнится открытием новых мусульманских религиозных храмов и центров. Всего в течение 2019 года в Татарстане было открыто 18 новых мечетей.
Так, дома Аллаха озарили светом мухтасибаты Актанышского, Апастовского, Арского, Бавлинского, Буинского, Мамадышского, Муслюмовского, Нурлатского, Сабинского, Спасского, Балтасинского районов, а также Советского района г.Казани. В их числе — мечеть села Назяр Агрызского района, открытие которой ожидается 29 декабря. Стоит отметить, что в ряде районов, например, в Бавлинском, Буинском, Муслюмовском и Мамадышском мухтасибатах в течение года были открыты даже по две мечети. Мечеть, открывшаяся при колонии-поселении №17 в селе Дигитли Мамадышского района, была одной из долгожданных. Деревянное здание и оборудованное всем необходимым тахаратханэ построили сами заключенные мусульмане всего за три месяца. Таким образом, на сегодняшний день все исправительные учреждения Татарстана полностью обеспечены мечетями.
Стоит отметить, что церемонии открытия мечетей проходили при участии муфтия Татарстана, представителей местных властей, меценатов, спонсоров, мусульманского актива районов и сел. Чтобы разделить радость верующих, муфтий хазрат лично принял участие в открытии мечети “Наиль” в Актанышском районе, мечети в селе Потап-Тумбарлы Бавлинского района, мечети “Миннегуль” в городе Нурлат и мечети “Салях” в Казани.
Кроме того, в этом году в Татарстане были открыты 3 мусульманских центра – досугово-развивающий центр «Камалия» в Чистополе, мусульманский образовательный центр имени Ахмадзаки хазрата Сафиуллина в Нурлате и здание медресе при мечети «Ихлас» в поселке Васильево Зеленодольского района.
***
Узып баручы ел өммәтебез тормышында яңа мөселман дини гыйбадәтханәләре һәм үзәкләре ачылышы белән истә калачак. 2019 ел дәвамында Татарстанда барлыгы 18 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Буа, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Балтач районнарына һәм Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде. Алар исәбендә, ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда – 29-нчы декабрьдә Әгерҗе районы Наҗәр авылында җирле халык көче белән сафка баскан Аллаһы йортының ачылуы көтелә. Әйтергә кирәк, кайбер районнарда, әйтик, Баулы, Буа, Мөслим һәм Мамадыш мөхтәсибәтләрендә ел дәвамында хәтта икешәр мәчет ачылды. Соңгысында ачылганы – бик күптәннән зарыгып көтелгән гыйбадәтханәләрдән, ул Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә тоткыннарның үз көчләре белән төзелеп сафка басты. Әлеге Аллаһы йортына быел гына нигез салына һәм ул өч ай эчендә төзелеп бетә. Шулай итеп, Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләре мәчетләр белән тулысынча тәэмин ителеп бетте.
Әйтергә кирәк, мәчетләр ачылышы Татарстан мөфтие һәм нәзарәт, җирле хакимият вәкилләре, меценатлар, иганәчеләр, район һәм авыллардагы мөселман активы катнашында узды. Дин кардәшләребезнең сөенечен уртаклашу ниятеннән мөфти хәзрәт Актанышта урнашкан “Наил” мәчете, Баулы районы Потап-Томбарлы авылы, Нурлат шәһәре “Миңнегөл” мәчете, Казан шәһәре “Сәлах” мәчетләре ачылышында шәхсән катнашып, үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Моннан тыш, Татарстанда быел тагын 3 мөселман үзәге дә ачылды — Чистайда «Камалия» тәрбия үзәге, Нурлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә “Ихлас” мәчете янында мәдрәсә бинасы.
Просмотров: 917
Бик эйбят Алла саулык бяхет шатлык бирсен унышлар телим сә лам САУ булыгыз бердям булыйк