Тылсымлы көзге

57593b27f2b44Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, гап-гади бер шәһәрдә яши ди Рәфис исемле малай. Ул шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кеше икән. Әти-әнисен, әби-бабасын һәрвакыт тыңлый, мәктәптә дә “4” һәм “5” тамгаларына гына укый. Шуңа һәр елны Яңа ел кичендә Кыш бабай аңа бүләкләр калдыра икән.

Ә быел декабрь башында, бәйрәмгә кадәр бер ай вакыт калып барганда, Рәфискә Киребеткәнлек чире йоккан. Бу кешенең холкын танымаслык итеп үзгәртә торган бик каты авыру икән. Менә Рәфис тә әти-әнисенә өй эшләрендә ярдәм итми башлый, мәктәптә укытучыларга карыша, дус-ишләре белән әүмәкләшеп сугыша…

Әлбәттә, туганнары моны күреп бик борчылалар, малайны төрле табибларга күрсәтәләр. Тик шәһәрнең иң тәҗрибәле белгечләре дә аңа ярдәм итә алмый. Бары тик бер карт табиб кына: “Монда тылсым ярдәм итсә генә”, — дип әйтеп куя. “Нәрсә сөйлисез сез? Нинди тылсым?! Урамда XXI гасыр!” — дип Рәфиснең әнисе тагын да тирәнрәк кайгыга бата.

Көн артыннан көн үтә, әкрен генә Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бер төнне Рәфис бик сәер төш күрә. Имеш, ул Төньяк полюста, Кыш бабайда кунакта. Тик ни өчендер бабакай өстенә кыска җиңле майка һәм шорты кигән, аягында — сандали.

- Бабакай, нәрсә булды сиңа? – дип гаҗәпләнә Рәфис.

- Кыштан да, эштән дә туйдым! Булды, җылы якларга барып, карт сөякләремне бераз кояш нурларында җылытасым килә, — дип Кыш бабай караваты астыннан зур чемоданын тартып чыгара.

- Яңа ел җитә бит, нинди ял булсын инде сиңа?

- Менә-менә! Барысы да Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәләр, ә мин эшлим! Җитмәсә, ярты халык диңгез буена китә. Шулкадәр җылыны яратасыз икән – ни өчен суыткыч машинамны тикмәгә эшләтеп торыйм ди?! Электр энергиясе өчен коммуналь түләүләрне түләп барырга җиңел дип беләсезме әллә?! Әнә, чүп түккән өчен дә түләүләр керткәннәр. Язын шәһәрләрдән машина-машина кар чыгара башласалар: “Кыш буе син тутырдың бу карны, акчасын түлә”, — дип квитанциясен дә китереп тоттырырлар әле!

“Әйтәм шул урамда кар урынына яңгыр ява! Әйтерсең лә тышта март ае”, — дип уйлап куйды Рәфис. Кар булмагач, кешеләрнең дә кәефе юк инде.

- Ә балалар? Алар бит бүләкләр көтәләр. Күбесе инде сиңа хат язып салдылар, чыршыларын бизәп куйдылар, — дип чак елап җибәрмәде малай. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытта ул башкалар турында түгел, үзе турында кайгырта иде.

- Бүләкләр… Ни өчен һәрвакыт мин сезгә бүләк бирергә тиеш ди? Бер пенсиягә миллионлаган балага уенчыклар, кәнфит-прәннек сатып алып кара әле син!

- Ә телевизордан синең уенчык, шоколад фабрикаларың бар, анда бүләкләрне гномнар ясыйлар, дип күрсәтәләр …

- Анда: “Безнең халык яхшы яши!”, “Уртача хезмәт хакы 43 мең сум!” дип тә сөйлиләр – барысына да ышанасыңмы?! Кайдан килсен инде миңа фабрикалар? Элек урман җәнлекләре бүләкләр ясарга ярдәм итәләр иде. Ә кешеләр урманнарны кисеп бетергәч, җәнлекләр дә юкка чыкты… Әле менә быел ел буе үзләрен начар яктан гына күрсәткән малайлар һәм кызларның теләкләрен үтәргәме икән, дип торам… Аларның саны әзрәк, димәк, акча әзрәк сарыф ителәчәк.

Бу сүзләрне ишетүгә, Рәфис баштан куанып куйды – димәк, бүләксез калмаячак. Ә төптәнрәк уйласаң, быел начар балалар бүләк ала икән, димәк, икенче елга калганнар да яхшы гамәлләр кылмаячак, дәресләрен өйрәнмәячәкләр… Ә мәктәптә начар укыган, әти-әнисен тыңламаган бала үсеп җиткәч кем булыр? Алардан яхшы табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре чыгармы? Юк, әлбәттә!

- Кыш бабай, синең кирелегең аркасында зур катастрофа килеп чыгарга мөмкин! Әйдә, үз-үзеңне кулга ал да Яңа елны үткәр, кышны уздыр инде. Ә мартта вазифаларыңны Язга тапшырырсың да диңгез буена ялга китәрсең. Тәнең шоколад төсенә кергәнче, ноябрьгә кадәр шунда ятсаң да, бер сүзем дә юк!

- Минме кире? Ә үзең?! Синең тыңламый башлавың, “икеле”ләрең аркасында әти-әниеңнең чәчләре агара башлады бит, — дип малайга җитди караш ташлады бабакай.

Чынлап та, соңгы вакытта әти-әнисе бик күңелсез йөриләр, әтисе хәтта һәр елдагыча чыршы да сатып алмады. Ничек дәваланырга соң бу Киребеткәнлектән? Кинәт Рәфиснең башына бер уй килде.

- Бабакай, бер табиб миңа бары тик тылсым гына ярдәм итә ала диде. Мин синнән башка тылсымчыларны белмим. Бәлки, син мине дәваларсың?

Кыш бабай бер мизгелгә уйга калды. Аннан хәйләкәр елмайды да: “Карап карыйк”, — дип Рәфисне зур көзге каршына китереп бастырды.

- Бу тылсымлы көзге. Андагы чагылышыңа карап, мин үземне яхшы тотарга, элеккечә әти-әниемне тыңларга сүз бирәм, дип әйт, — диде Кыш бабай. Рәфис ул кушканча эшләде. Ә соңгы сүзен әйткәндә Кыш бабай аның башына таягы белән китереп сукты!

…Рәфис сискәнеп уянып китте. Иртәнге сәгать җиде – торып җыенырга да мәктәпкә китәргә кирәк, соңга калмагае! Малай сикереп торды, урынын җыйды, юынды, пөхтә киенде. Аш бүлмәсендә чәй эчеп утырган әти-әнисенә: “Хәерле иртә!” – дип елмайган иде, икесе дә аптырап улларына текәлделәр. Бер мизгелдән әнисе үз хәленә килде. “Улым терелгән! Аллаһыга шөкер! Утыр, улым, чәй эч”, — дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, чәй ясый, тәм-томнар белән сыйлый башлады. Әтисе дә елмаеп, Рәфисне аркасыннан сөйде. Аннан: “Улым, җылырак киен, тышта суыткан. Кыш үз хокук-ларына керә, бугай”, — дип өстәп куйды.

Ә Яңа ел кичендә, бәйрәмчә бизәлгән чыршы төбендә, Рәфисне бер кочак бүләк көтә иде. Бу – әти-әнисеннән, болары – әби-бабаларыннан… Ялтыравыклы кәгазьләргә төргән тартмалар арасында малай гади посылкага тап булды.

Почта мөһере дә бар. Ә кире адресында: “Төньяк полюс. Кыш бабайдан” дип язылган. Рәфис дулкынланудан калтыраган куллары белән төргәкне сүтте дә эчендәге кечкенә тартманы ачты. Анда кечкенә көзге, ә артында: “Чын тылсым синең йөрәгеңдә” дип язылган иде.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1175

Комментирование запрещено