Россиянең әйдәп баручы регионы

21fa07642ae4b31238d6b2cb77ca7395112 январьда Тольяттида Самара губернасы көненә багышланган тантаналы чара узды

Император Николай I Указы нигезендә 1851 елның 1 яваренда (яңа стиль буенча 13 январьда) Самара губернасы барлыкка килгән. Бүген ул Самара өлкәсе дип атала. Сугыш елларында икенче башкалага әверелгән төбәгебезне бүген дә  Россиянең таянычы дип атарга була. Биредә җиңел автомобильләр һәм космос кораблары төзелә, нефть чыгарыла, авыл хуҗалыгы үсеш ала, Урта Иделнең гүзәл табигате, бай тарихы һәм мәдәнияте, төрле милләт халыклары дуслыгы, традицияләре саклана.

«Губернаның туган көне — ул барыбызның да уртак бәйрәме. Әле күптән түгел генә аграр төбәк булып саналган Самара өлкәсе бүген Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Бигрәк тә соңгы елларда регион көчле үсеш алды. Россия Президенты Владимир Путин әмере буенча биредә милли проектлар, федераль һәм төбәк программалары уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсе Россия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урынга чыкты һәм федераль казнадан өстәмә рәвештә 1,5 миллиард сумлык грант алу бәхетенә иреште», — дип сөйләде губернатор  Дмит­рий Азаров чараны ачканда. Төбәк башлыгы сүзләренә караганда, губернаның  туган көне Тольяттида үткәрелүе дә очрак­лы хәл түгел. Быел  өлкәбезнең иң зур предприятиесе булып саналган «АвтоВАЗ»да беренче автомобиль чыгарылуга 50 ел тула. 

“Автоград” мәдәният үзәге сәхнәсеннән губернаның туган көне белән якташыбыз,  танылган Россия гимнасты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов та котлады. Легендар спортчы үзен үстергән һәм балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек биргән туган шәһәренә, Тольяттида спорт үстерүгә зур игътибар биргән өлкә хөкүмәтенә  рәхмәтләрен әйтте.

Бәйрәм кысаларында “Самара җиренә дан!” дип аталган тематик викторина игълан ителгән иде. Анда өлкәнең 37 районы һәм шәһәр округлары командалары катнашты. Алар Самара өлкәсенең тарихы һәм географиясе, кызыклы фактлар һәм күренекле шәхесләр турында сорауларга җавап бирделәр. Алексей Немов һәм Дмитрий Азаров җиңүче командаларга Самара өлкәсе буйлап экскурсия сертификатлары бүләк иттеләр. Тантанада регионның  атказанган хезмәткәрләренә дә бүләкләр тапшырылды.

Чара зур бәйрәм концерты белән тәмамланды. Тантаналы концерт башында артистлар Самара өлкәсе һәм Ставрополь шәһәре тарихына сәяхәт күрсәтеп, губернаның барлык җитәкчеләрен, аларның эшчәнлеген искә алып үттеләр. Бәйрәм концерты Самара өлкәсенең иң яхшы хореографик һәм вокал коллективлары чыгышы белән дәвам итте.

21fa07642ae4b31238d6b2cb77ca73951

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 993

Комментирование запрещено