Ярмәк авылыбызның халкы дини бәйрәмнәрне көтеп алганнар

2018_11_11_04_002-1024x715Элек-электән үк әби-бабайлар, әни-әтиләр, авыл халкы 
Дини бәйрәмнәргә зурлап әзерләнгәннәр. 

Эшләрне алдан башкарып, өйләрне чиста юып, 
Тәмле ризыклар әзерләп, көтеп алганнар хөрмәтләп. 

Бавырсак та пешергәннәр, җәймә, кош телләре дә. 
Уңдырып ипи салып, кыстырган күмәчләр дә. 

Җәй көнендә карлыганны, кура җиләк алманы, 
Сары майга салып, алар кар базында саклады. 

Ә шомыртны төйгечтә оста итеп төйгәннәр, 
Шикәр салып, бутап аны, чәйгә әзерләп куйганнар. 

Эремчек тә кайнатканнар алсу төсне алганчы, 
Килгән кунак бик яратып мактый хуҗабикәне. 

Зур самавыр әзерлиләр чәйгә су кайнатырга. 
Тик аны бик тырышып чистартып шул куярга. 

Самавырның төрлесе бар — сарысы бар, агы да. 
Бер чиләк су сыя торганы, бар ике чиләклесе дә. 

Ничек аны чистартырга? Катыкка елга комы кушалар, 
Мунчаланы батырып алып, саклык белән ышкыйлар. 

Дикъкать белән тикшерәләр чистарганмы самавыр? 
Шуннан су белән чайкап, коендырып куялар. 

Безнең чорга да туры килде чистартырга, 
Матур итеп, ялтыратып табынга чыгарырга. 

Самавырны хатын-кызлар күтәреп йөрделәр. 
Уңган, тырыш булганнар зур табыннар үткәрделәр. 

Элегрәк булмаган җитәрлек өстәл, урындыклар. 
Һәр йортта бастырганнар сарык йоныннан киезләр. 

Идән тутырып җәйгәннәр шул бастырган киезне. 
Кырыйларга “түр юрганнар”, уртага — ашъяулыкны. 

Менә табын корылган, ризыклар да куелган. 
Казанда аш пешеп тора, ит исе тәмле чыккан. 

Килә башта ир-атлар, хәзрәт, мәчет картлары, 
Дәшелгән туган, күршеләр — дини бәйрәм кунаклары. 

Күңел биреп халык тыңлый Коръән, дини вәгазьләрне, 
Шатлана, аралашалар барысы да рәхмәтле. 

Хатын- кызлар да киләләр, аштан ир-атлар чыккач, 
Матур итеп киенгәннәр, кул биреп күрешәләр. 

Калдырмыйлар зур бәйрәмнән ялгыз әби-бабайны. 
Ислам дине шулай әйтә: “Хөрмәт ит олыларны”. 

Халык шатланып йөргән авыл мәчетләренә. 
Гореф-гадәтләрне саклап, яшь буыннар дәвам итә. 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 776

Комментирование запрещено