Кыш аеның кичләре
Бигрәк озын була,
Бераз өйдән чыкмый утырсаң
Шигырь дә язып була.
Шулай уйланып утырып,
Җәй айлары искә төшә.
Тирләп печән чабулар
Хәтерләрне яңарта.
Иртән торып көтү куып,
Сумкаларны тутырып,
Китә идек урманнарга
Яшел печәнне чабарга.
Хуш исле уләннәрдән
Әзерлибез печәнне,
Озаграк чапканнан соң
Ала иде шул хәлне.
Алдагы покоска карап,
Күңелләр күтәрелә.
Бераз җиләк ашагач
Тәннәргә дә хәл керә.
Печәннәрне киптереп,
Өемгә өя идек.
Аннан машинага төяп,
Авылга кайта идек.
Ул вакытлар ямьле иде,
Йорт тутырып мал-туар,
Киләчәктә малсыз яшьләр
Яшәрләр дип кем уйлар.
Ул чалгылар хәзер инде
Музейда гына калды,
Чалгыга алмашка трактор-
Косилка урын алды.
Әле бар уңган кешеләр -
Мал-туар тотучылар.
Ит тә, сөт тә, май җиткереп,
Халык туйдыручылар.
Шулай замана үзгәрде,
Кул көче артта кала.
Җиңел тормыш, җитеш тормыш
Килде яшь буыннарга.
Маһинур БАДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1309