Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың үткәрү көннәре билгеле булды

photo_2020-02-08_14-33-52Олимпиадага барлыгы унбиш чит илдән катнашучылар киләчәк.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада Казанда 21 — 24 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина хәбәр итте.

«Халыкара олимпиаданы үткәрү өчен Татарстанның „2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасы нигезендә акча бүлеп бирелә, яшәү, туклану, мәдәни чаралар һәм экскурсияләр өчен акча каралган», — диде ул.

Гөлия Мусина балаларның төрле төбәкләрдән килеп, Универсиада авылы тулай торакларында яхшы шартларда торачакларын әйтте. «Балалар бер-берсе белән аралаша, таныша, яңа дуслар таба. Халыкара олимпиадада төбәкара олимпиадада катнашучылар гына түгел, Америка, Канада, Финляндия һ.б. җәмгысе унбиш чит илдән һәм килүчеләр көтелә», — дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 802

Комментирование запрещено