Җиңә идек һәрбер ярышта.
Чабаталы җиңүчеләр килде, - диеп,
Бездән көлә иде Камышлы.
Линария дустым белән икәү
Җиңә идек һәрбер ярышны. Ничә еллар безгә җиңү бирде
Гафиятулла бабай белән
Шәйхаттар ясаган чаңгылар.
Аякларда — бабай үргән чабаталар,
Өстебездә — инәй тегеп биргән шаровар. Чабатаны киеп, портянканы урап,
Такта чаңгы тагып аякка,
Таңнан китә идек Пүләй аша
Камышлыга шулай ярышка. Әхмәтгалиева Гөлчирә, Баһаутдинова Җария
Бара идек шуып боз өстеннән,
Тирләр ага иде
Инәй теккән костюм өстеннән.
Чабаталы җиңүчеләр килде, - диеп,
Бездән көлә иде Камышлы.
Линария дустым белән икәү
Җиңә идек һәрбер ярышны. Ничә еллар безгә җиңү бирде
Гафиятулла бабай белән
Шәйхаттар ясаган чаңгылар.
Аякларда — бабай үргән чабаталар,
Өстебездә — инәй тегеп биргән шаровар. Чабатаны киеп, портянканы урап,
Такта чаңгы тагып аякка,
Таңнан китә идек Пүләй аша
Камышлыга шулай ярышка. Әхмәтгалиева Гөлчирә, Баһаутдинова Җария
Бара идек шуып боз өстеннән,
Тирләр ага иде
Инәй теккән костюм өстеннән.
Хәзер карасаң, әлеге чаңгыларга,
Күбектән койган кебек.
Ә аякка кигән ботинкалар
Үзләре шуып бара кебек.
Дипломнарны тотып, арттан көлә-көлә
Кайта иде абый Хәмәтнур.
«Тагын алдык беренчелекне», — дигәч,
Хәмәтнур абый йөзеннән
Сибелә иде безнең өскә нур!
Тәлгәть ВАҺАҖЕВ.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1333