60 ел иңне-иңгә куеп…

60 ел юбилейiЯзмам Иске Усман авылында туып-усеп, кавышып, инде менә 60 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Гайфулла улы Зәкиулла абый белән Инсаф кызы Мәхрусә апай Шәйдуллиннар турында булыр.  Бүген алар бриллиант туйларын бәйрәм итәләр.

60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет.
60 тапкыр бергә җәйләр килгән,
60 тапкыр салкын кышлары,
60 тапкыр яз җылысын тоеп,
Җимеш биргән алтын көзләре.

Моннан 60 ел элек, 1960нче елның 23 февралендә, Зәкиулла абый туй атларын җиктереп, туганнарын утыртып, авылның икенче очына уңган, чибәр, акыллы кызны килен итеп алып кайтырга дип юл тота. 10 февральдә Мәхрусә апайның әнисе Мәгшия апай, туганнары (кызганычка каршы әтисе Инсаф абзый кызының бәхетен уртаклаша алмый, Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югала) никах укытып, изге теләкләрен теләп, фатихаларын биреп олы тормыш юлына аяк бастыралар.

Бөтен дөнья ап-ак карга күмелгәндә, ак бәхетләр яуганда ак мендәрләргә утырып, мамык юрганнарга төренеп Мәхрусә апай Гайфулла абзыйлар йортына килен булып төшә.

Зәкиулла абый белән Мәхрусә апайга Хак Тәгаләнең әмере белән: «Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!» — дип язылгандыр. Аллаһыга шөкер! Алар быел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтә.

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә! Зәкиулла абый белән Мәхрусә апайнын тормышы үзләренең туып-ускән , табигатьнең иң матур җиренә урнашкан Иске Усман авылында үтә. Уңган-булган пар матур итеп йорт өлгертеп керәләр. Өч балага гомер биреп (1961 елда кызлары Зәйтунә, 1965 елда уллары Рамиль, 1971 елда төпчекләре Ильдус туа), аларны үстереп, дөрес тәрбия биреп, канатлар ныгытып, шушы нигездән очыралар. Үткән гомерләренә йомгак ясап: «Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп, тавыш-гаугасыз яшәдек», — диләр.

Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тартканнар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләгән. Яз җитүгә, бакча эшләре тотына. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Аның янында сарай тулы мал-туар.

Аларның тормыш юлы балаларына, оныкларына да үрнәк булып тора. Икесенең дә Мактау кәгазьләре бар. Зәкиулла абый 1959 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, 1967 елга кадәр «Дружба» колхозында шофер булып эшли. Аннан — трактористлар бригадиры, комбайнер. 1974 елларда тәэмин итүче, аннан баш инженер итеп билгеләнә. Шулвакыт читтән торып укып, агроном һөнәрен үзләштерә. 1975-1989 елларда бригадир, ферма мөдире булып эшли.1989 елда колхоз аерыла. 1989 елдан алып пенсиягә чаклы авылыбыз колхозында рәис урынбасары вазифасын намуслы итеп башкара. «Звезда» исемендәге колхоз күрсәткечләре буенча ул вакытларда өлкәдә дә, районда да яхшылардан санала.

Мәхрусә апай да пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.

Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.

60 ел юбилейi

Зәкиулла абый, Мәхрусә апай! Истәлекле гомер бәйрәмегез көнендә балалардан, оныклардан, туган-тумачалардан матур теләкләр ишетерсез. Аларга кушылып мин дә сезне олы бәйрәмегез белән чын куңелдән котлап, алдагы туар таңнарыгызга ак бәхетләр, тазалык, озын гомер, жилсез-давылсыз көннәр, балаларыгыздан, оныкларыгыздан кадер-хөрмәт куреп кенә яшәргә язсын, дигән теләктә калам.

Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1038

Комментирование запрещено