Ватаныбызның киләчәге хакына бүгенге көннең барлык бурычларын тормышка ашыру өчен, савыгу телибез, диелә мөрәҗәгатьтә.
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сәламәтлек теләп, мөрәҗәгать юллады. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле Михаил Владимирович! Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә тизрәк сәламәтләнүегезне телим. Авыруыгыз җиңел узсын һәм тулысынча сәламәтләнегез. Ходай Тәгалә Сезне гаиләгез, якыннарыгыз, Россия халкы һәм бүген Сез бик кирәк булган бөтен Россия дәүләте өчен сакласын», — диелә хатта.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин изге догалар һәм иң ихлас теләкләрен әйтә. «Ватаныбызның киләчәге хакына бүгенге көннең барлык бурычларын тормышка ашыру өчен тулысынча савыгуыгызны телибез», — ди ул.
- Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус инфекциясе йоктырган. Премьер вазифаларын башкаручы итеп аның беренче урынбасары Андрей Белоусов билгеләнде.
- Россия җитәкчелеге яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырган РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның үз вазифасыннан китүенә бәйле вариантны карамый. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде.
Просмотров: 1006
Без дэ кушылабыз…