Техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка!

Ильгиз-Колючев.Автор-Аняс-Мингалеев-1Хөрмәтле Илгиз Исмәгыйль улы!

Сез озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтеп, галәмгә космик кораблар очырдыгыз, Самарда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оештырып, гомерегезне аның эшчәнлегенә багышладыгыз, үткән гасырның туксанынчы елларында оешкан “Туган тел” җәмгыяте эшләрендә дә актив катнашып, беравык аның президенты да булып тордыгыз. Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе дә кыен. 

Илгиз абый! Без Сезне туган көнегез белән котлап, киләсе тормышыгызда да шундый ук актив, эшчән, милли җанлы, абруйлы милләттәшебез, сөекле ир, ата һәм бабай булып калуыгызны телибез! Тормышыгыз сәламәтлек һәм яшьлек дәрте белән сугарылсын, тынгысыз иҗади тормышыгыз озак елларга сузылсын, “Ялкынлы яшьлек” ялкыны күңелегезне җылытып торсын, балаларыгыз һәм онык­ларыгыз арасында пар канатлы булып, бәхеттә һәм шатлыкта әле тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!

И.Г.Шәкүров,

 өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

Просмотров: 1099

Комментирование запрещено