Айрат Фәйзрахманов мәдәният министрлыгында эшли башлады

KSF_6061Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.

Тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстан мәдәният министрлыгында эшли башлаган. Бүген ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуын оештырды.

Айрат Фәйзрахманов министрлыкта ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире итеп билгеләнгән.

Әлеге вазифаны Умида Гапарова башкара иде. Ул әлегә ялда.

Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.

Айрат Фәйзрахманов — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 797

Комментирование запрещено