Жәйләр җиткәч, өйләр-йортларда төзәтү-яңарту эшләре башлана. Без дә әтием Минзакир Рәхмәтуллин белән өебездә бераз ремонт ясап алырга булдык әле. Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлеге хезмәткәрләре аны башкарып чыктылар.
Бер бүлмәнең диварларына ябыштырылган обой бик тузган иде. Беренче көнне караучыларыбыз - социаль хезмәткәрләр Кәлимуллина Кәзимә белән Гатауллина Нәфисә апайлар андагы барлык әйберләрне чыгарып куйдылар. Икенче көнне, 5 июньдә, иртүк Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлеге хезмәткәрләре Диндарова Рушания, Зарипова Рәисә, Гайнетдинова Раилә апайлар, Әсәдуллина Рәмзия һәм Хәйруллина Айгөл җыелышып, безгә килеп керделәр. Тиз генә киемнәрен алмаштырдылар да, эшкә керештеләр алар. Иске обойларны дөбердәтеп куптарып төшерделәр, яңаларын кисеп ябыштырдылар, ишек белән тәрәзә рамнарын, торбаларны ап-акка буяп куйдылар. Бүлмәбез гөлт итеп, яктырып китте, яңарды-матурланды! Әтием белән куанышып-шатланышып калдык.
Бүген социаль хезмәт күрсәтүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Без әтием белән чын күңелдән уңган, шәфкатьле ханымнарны тәбриклибез. Күңелләрегез шулай матур, эшләгән эшләрегез уңышлы, тормышларыгыз мул, йөрисе юлларыгыз якты булсын. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулыклар белән бәхетләр теләп калабыз!
Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА, беренче төркем инвалид.
Камышлы районы, Бозбаш авылы.
Просмотров: 1010